Инвестор Уфа районында ашлык эшкәртү өчен җиһазлар җитештерү һәм Уфа шәһәре территориясендә җитештерү-сервис үзәге булдыру буенча инвестицион проектларны гамәлгә ашырырга ниятли.
- Ике проект буенча инвестицияләр күләме 2,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Комплексны төзүне 2023 елда тәмамлау планлаштырыла. Без нәкъ менә безнең төбәкнең Белоруссия холдингының җитештерү эшчәнлеген үстерү өчен мәйданчык булуына шатбыз. Бу юнәлештә хезмәттәшлекне киңәйтү бик мөһим, бигрәк тә уртак тышкы сәүдә эшчәнлеген үстерү планнары яссылыгында, - диде Андрей Назаров.
Инвестицион проектларны тормышка ашыруның координаторы - "Башкортстанның Үсеш корпорациясе" җәмгыяте.
- Башкортстан - чыннан да, икътисад белән реаль идарә итү булган иң яхшы территорияләрнең берсе. Анда кешеләр реаль нәтиҗәгә ирешү белән кызыксына һәм барлык карарлар да тиз кабул ителә. Шуңа күрә теләсә кайсы инвестор бүген бизнес үсеше өчен шартлар тудырылган җиргә омтыла, - диде Александр Шакутин.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте