Чарада 60 предприятие тәкъдим ителгән, шуларның яртысы гына - республика предприятиеләре, калганнары Русия төбәкләреннән һәм Беларусь Республикасыннан килгән.
- Бүген төп проблемаларның берсе – станок төзелешендә импортны алыштыру. Станоклар, инструменталь эшләнмәләр - боларның барысы өчен бүген мәйданчыклар да, механизмнар да бар. Республика - әлеге тармакта инвестицияләр буенча иң яхшы төбәкләрнең берсе. Безнең "Алга" махсус икътисади зонасы, "Промцентр" һәм "Уфа" индустриаль парклары бүген "авыр" җитештерүне башларга әзер. Бу - эшнең төп юнәлешләренең берсе, - дип белдерде Александр Шельдяев.
Вице-премьер сүзләренә караганда, әлеге күргәзмәдә гади кешегә бик кызык булмаячак. Ләкин предприятие җитәкчеләре өчен чараның файдасы - гамәли.