Кичә Уфада "Suzuki Splash" һәм "Toyota Corollа" автомобильләре бәрелешкән. Бу хакта ЮХХДИ матбугат хезмәте белдерде.
"Suzuki Splash"ның 35 яшьлек водителе авариядә гаепле булып чыккан. Ул машина белән идарә итә алмаган һәм каршыга килүче иномарка белән бәрелешкән.
Кызганычка каршы, ике водитель дә җәрәхәтләнгән. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтендә "Toyota Corolla" автомобиле пассажиры зыян күргән.
Алар барысы да дәваханәгә озатылган.
Фото: bash.news сайтыннан.