-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 гыйнвар 2023, 17:38

Яңа проектны кем гамәлгә ашырыр?

Башкортстанның Үсеш корпорациясе менеджерлары тарафыннан республиканың инвестпотенциалын арттыруга юнәлтелгән яңа бизнес-тәкъдим эшләнде.

Яңа проектны кем гамәлгә ашырыр?
Яңа проектны кем гамәлгә ашырыр?
Ул Агыйдел шәһәрендә балык тоту базасын булдыруны күздә тота. Кейста тәкъдим ителгән исәпләүләр нигезендә, проект бюджеты 16,86 миллион сум тәшкил итәчәк.

- Проектны гамәлгә ашыру өчен кейста Агыйделдәге мәйданчык тәкъдим ителүе очраклы түгел. Шәһәр ике елга акваториясендә урнашкан - Агыйдел һәм Кама, бу туризм үсеше өчен уңай фактор, бигрәк тә балык тоту, чөнки Кама сусаклагычында 39 төрдән артык балык үрчетелә. Мәсәлән, бизнес-кейс ял итү, мунча комплексы, шулай ук балыкчылык инвентарен прокатка алу пункты белән база булдыруны күздә тота, - дип билгеләп үтте Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Эшләнгән концепция белән берлектә, бизнес тәкъдиме керем, чиста керем, проектның рентабельлеге һ. б. турында мәгълүмат күрсәтүче төп финанс-икътисади күрсәткечләрне үз эченә ала. Моннан тыш, анда проектны гамәлгә ашырганда инвестор исәп тота алырлык дәүләт ярдәме чаралары да тәкъдим ителә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: