+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 апрель 2023, 18:45

Сораштыруда катнаш, отарсың!

Башкортстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы инвесторларны сораштыруда катнашырга чакыра.

Сораштыруда катнаш, отарсың!
Сораштыруда катнаш, отарсың!

Эшкуарларның су белән тәэмин итү/ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташу сыйфатыннан канәгатьлек дәрәҗәсе турында мәгълүмат алу өчен агымдагы елда бу челтәрләргә тоташкан юридик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар арасында сораштырулар үткәрелә. Инвесторга су челтәрләренә тоташуның уртача вакыты; моның өчен кирәкле процедураларның уртача саны; әлеге тоташуның нәтиҗәлелеген бәяләргә тәкъдим ителә.

- Сораштыру нәтиҗәләре - бу безгә бизнес алып бару шартларын анализларга мөмкинлек бирә торган башлангыч нокта. Димәк, эшкуарларның нинди киртәләр белән очрашканын һәм тулаем алганда су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташуның нәтиҗәлелеген ничек бәяләгәннәрен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк, – дип билгеләп үтә республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Палтусов.

Сораштыру ел дәвамында квартал саен үткәреләчәк. Ул аноним. Әгәр респондент үзенең хәлен проект офисы каравын тели икән, авторизация кирәк булачак. Проект офисы - даими эшләүче координация-консультация органы, ул Башкортстан Республикасында инвестиция һәм эшкуарлык климатын яхшыртуга бәйле мәсьәләләрне карауны гамәлгә ашыра.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/20584/

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: