+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 Май 2023, 19:29

Төбәкне газлаштыруга инвестицияләр күләме арта

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Русиянең нефть, газ, химия тармагын трансформацияләү: милли приоритетлар һәм үсеш нокталары» пленар сессиясендә катнашты. Чара Русия нефть-газ химиясе форумы кысаларында узды.

Төбәкне газлаштыруга инвестицияләр күләме арта
Төбәкне газлаштыруга инвестицияләр күләме арта

Үз чыгышында Радий Хәбиров сәнәгать кооперациясен үстергән өчен тармак предприятиеләре җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Әлеге кооперация үсешнең яңа нокталарын табарга һәм заманча технологияләрне кертергә мөмкинлек бирә.

Башкортстанда нефть-газ химиясе тармагы предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлек итүнең нәтиҗәле алгоритмнары эшләнде. Алар эре салым түләүчеләрнең тотрыклы икътисади хәлен сакларга һәм төбәкнең инфраструктурасын ныгытырга мөмкинлек бирә.

- Газлаштыру мәсьәләләре буенча кешеләрнең аерым категорияләренә ярдәм итү программалары бездә яхшы бара. Төбәктә "Сәнәгать" һәм "Инвестиция" сәгатьләре форматында эш ысуллары һәм практикасы формалашты. Нефть, газ, химия тармагы предприятиеләре һәрвакыт Башкортстан тарафыннан ярдәм күрәчәк, - дип хәбәр итте Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, Башкортстанның һәм «Газпром»ның уртак эше халыкның иминлегенә турыдан-туры йогынты ясый торган зур әһәмияткә ия. Республикада газлаштыру дәрәҗәсе 85 процентка якынлашкан.

«Газпром межрегионгаз» җитәкчесе Сергей Густов сүзләренчә, төбәкне газлаштыру буенча программа проекты үзгәрешләр кичерде һәм аңа инвестицияләр күләмен арттыру ягына төзәтмәләр кертелде. Шулай итеп, республиканың 181 яңа торак пунктына газ кертү өчен 52 миллиард сум акча бүленә.

Утырыш ахырында Радий Хәбиров тармак предприятиеләре коллективларына Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Фото: kiziltan.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: