+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
20 июнь 2023, 13:40

Радий Хәбиров НТВ телеканалына интервью бирде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров XXVI Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында НТВ телеканалына интервью бирде. Төбәк җитәкчесе республиканың халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлеге үсеше, шулай ук Ватанны саклаучыларга ярдәм турында сөйләде.

Радий Хәбиров НТВ телеканалына интервью бирде
Радий Хәбиров НТВ телеканалына интервью бирде


“Илнең икътисади борылышы уңаеннан Башкортстанның илнең көнбатыш һәм көнчыгыш өлешләре арасында шактый уңышлы урнашуын әйтергә кирәк. Бәлки, республиканың икътисадта яки логистикада ниндидер хаб булдыру өчен әзер проектлары бардыр?” – дип сорады хәбәрче.

- Географик яктан Башкортстан Европа һәм Азия тоташкан урында урнашкан. Һәм, мәсәлән, Европа өлешендә без Беларусь белән безнең икътисади хезмәттәшлегебезне көчәйттек. Машина төзелеше өлкәсендәге партнерларыбыз өчен Башкортстан базарын гына ачмыйбыз. Сүз 20-25 млн кеше яшәгән тоташ Идел буе турында диярлек бара. Без сату-алуда гына түгел, ә производстволарны локальләштерү режимында да кызыклы. Әйтик, хәзер без Башкортстан территориясендә Белоруссиянең «АМКОДОР» компаниясенең авыл хуҗалыгы җиһазлары җитештерү буенча зур предприятиесен төзүне тәмамлыйбыз, - диде Радий Хәбиров. - Икенче яктан, безгә Көнчыгыш та якын, шул исәптән тарихи һәм этник яктан да. Бүген без Казахстан һәм Үзбәкстан белән бик тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштырдык.

Казахстан белән багланышлар инде билгеле бер тарихка ия. Без икътисади мөнәсәбәтләр белән шактый тирәнтен бәйләндекк, әмма хәзер, асылда, бу хезмәттәшлектә икенче сулыш ачабыз. Эш шунда ки, Казахстан һәм Башкортстанның сәнәгать структуралары бер-берсен тулыландыралар. Мәсәлән, без нефть промыселы җиһазларын җитештерү өлкәсендә зур компетенцияләргә ия.

Үзбәкстан белән дә эшли башладык. Без Үзбәкстанның бу елларда бик җитди үсүенә зур канәгатьлек белән игътибар иттек. Бу аграр төбәк кенә түгел инде. Бу - шактый үсеш алган машина төзелеше һәм җиңел сәнәгать булган ил. Бу өлештә дә без үзара хезмәттәшлек өчен билгеле бер нокталар таптык.

Без хезмәттәшлекне үстерү өчен кирәкле инфраструктура булдырдык. Бу дәүләтләрнең һәрберсендә Русия Федерациясенең сәүдә вәкиллеге составында Башкортостан вәкиллеге ачылды. Бу активрак эшләргә ярдәм итә.

Интеграция буенча адымнар һичшиксез турыдан-туры Минск, Ташкент, Астанага авиарейслар ачу белән озатыла. Бу икътисади мөнәсәбәтләр үсешен сизелерлек җиңеләйтә.

“Шундый фикер бар, Татарстан һәм Башкортстан бер-берсе белән көндәшлек итәләр. Сезнең карашка бу нәрсә белән бәйле?” дигән сорауга: “Бу бик яхшы әйбер, чөнки нәкъ менә сәламәт көндәшлек алга таба хәрәкәт итә. Без Татарстан белән - ике тугандаш республика. Безнең икътисадларыбыз охшаш. Бу нефть чыгару да, аграр сектор да. Уртак традицияләр, мәдәни үзенчәлекләр күп. Шуңа күрә яшерен иптәшләрчә ярыш, һичшиксез, бар.

Нәрсәнедер яхшырак эшләргә омтылабыз, шуңа күрә бу безнең өчен билгеле бер стимул. Ниндидер азарт белән кешеләр бу тарихка җәлеп ителгән. Минемчә, бу ике тугандаш халыкларның яхшы тарихы, - дип җаваплады Радий Фәрит улы.

“Бүген Русия Федерациясенең күп кенә субъектлары илнең яңа төбәкләренә ярдәм итә. Башкортстан Донецк Халык Республикасы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Сез нинди юнәлешләрдә эш алып барасыз?” – дигән сорау бирелде.

- Без Донецк һәм Луганск халык республикаларына да ярдәм итәбез. ЛХРда без торакны һәм инфраструктураны тергезәбез, Красный Луч шәһәрен шефлыкка алдык. Без инде шактый күп йортларны ремонтладык, мәктәпне реконструкциялибез, юлларны тәртипкә китерәбез. ДХРда безнең төзүчеләр Мариуполь соцобъектларын тергезүдә катнаша, диде Радий Хәбиров. - Безнең өчен бу якын, тугандаш төбәкләр. Аларның җитәкчеләре белән мине шәхси дуслык та бәйли. Сүз уңаеннан, быел Башкортстанда Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан 2 мең бала ял итәчәк. Мондый күппланлы хезмәттәшлекне без беренче ел гына алып бармыйбыз һәм бу эшне дәвам итәчәкбез.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: