Чара «Башкортстан Республикасында эшкуарлар хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил турында»гы закон нигезендә уздырыла.
- Ярдәмчеләр иң актив һәм битараф булмаган эшкуарлар, бизнес өчен җан атучылар һәм һәр эшкуарны үз муниципалитетында якларга әзер торучылар арасыннан сайлана. Иҗтимагый ярдәмче вазыйфасына дәгъвачының эшкуарлык үсеше һәм аңа ярдәм итү буенча үз күзаллавы булырга тиеш, - дип шәрехләде бизнес-омбудсмен Ирина Абрамова.
Вәкаләтле вәкил шулай ук билгеләгәнчә, ярдәмчеләрнең төп бурычлары - республика шәһәрләрендә һәм районнарында эшкуарларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре үтәлүгә җәмәгать контроле, бу мәсьәләләр буенча Вәкаләтле вәкилгә даими мәгълүмат бирү, шулай ук эшкуарларны хокукый, икътисади укыту, эшкуарлык культурасы һәм этикасы дәрәҗәсен күтәрү.
Җәмәгать ярдәмчеләре булып 21 яшькә җиткән, төбәк территориясендә яшәүче һәм эшкуарлык эшчәнлеген 2 елдан да ким булмаган алып баручы Русия Федерациясе гражданнары теркәлә ала. Конкурста катнашу өчен документлар пакеты тапшырырга кирәк. Формалаштырылган документлар пакетын түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: biznes@bashkortostan.ru
Элемтә телефоны: +7(347)218-18-18.
Фото: pravitelstvorb.ru