+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 июль 2023, 23:05

Радий Хәбиров: "112 илнең республика белән сәүдә мөнәсәбәтләре төзелгән"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Екатеринбургта «ИННОПРОМ-2023» халыкара сәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында «ФедералПресс» мәгълүмат агентлыгына зур интервью бирде.

Радий Хәбиров: "112 илнең республика белән сәүдә мөнәсәбәтләре төзелгән"
Радий Хәбиров: "112 илнең республика белән сәүдә мөнәсәбәтләре төзелгән"

Төбәк җитәкчесе делегациянең форумда эшләве, шулай ук республиканың импортны алмаштырудагы казанышлары һәм Башкортстанның яңа чит ил партнерлары турында тулырак сөйләде.

Сорауларның берсе республиканың яңа шартларда халыкара элемтәләрне ничек үстерүе, кайсы илләр белән тыгыз хезмәттәшлек итүе хакында булды.

- Әлбәттә, без хәзер партнерларны билгеле бер өлештә алыштырабыз. Әгәр дә безнең ун төп тышкы сәүдә партнерларын алсагыз, сез анда Нидерланд, Литва һәм Финляндияне табарсыз. Бездә яңа үсеш нокталары да бар. Кытай Халык Республикасы белән бик мөһим әйләнеш күләме теркәлә. Без 1,5 миллиард долларлык рекордка ирештек. Монда импорт һәм экспорт дәрәҗәсе югары. Моннан тыш, без дустанә мөнәсәбәттә һәм безнең белән сәяси вакыйгаларны икътисади вакыйгалар белән бәйләмичә эшләргә әзер булган яңа партнерлар эзлибез. Әйтик, Беларусьта күп кенә көнбатыш компанияләренә сатып алулар өлешендә дә, инвестицияләр өлешендә дә лаеклы алмаш таптык. Безнең өчен ул - мөһим партнёрларның берсе. Кытай, Беларусь, Үзбәкстан, Казахстан һәм Төркия. Алар барысы да безнең төп партнерлар, - диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе Башкортстанның зур аграр республика булуы һәм шул уңайдан Беларусь Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерү мөһимлеге хакында ассызыклап үтте. Радий Хәбиров сүзләренчә, элек республика бик күп көнбатыш авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Бу - комбайннар һәм "John Deere", "CLAAS" тракторлары һәм башка маркалар. Санкцияләр шартларында боларның барысын да белорус техникасы - Гомель комбайны, "Полесье" комбайннары бик яхшы алмаштырды. Моннан тыш, белоруслар хезмәттәшлеккә товар-акча алмашуда гына түгел, алар инвестицияләргә әзер.

Алдагы сорау Башкортстанның Белоруссиягә нәрсә тәкъдим итүе хакында булды. Радий Хәбиров хезмәттәшлекнең ике яклы икәнен искәртте. Белоруссиягә төбәктә җитештерелүче станоклар, шулай ук нефть химиясе сәнәгате продукциясе, нефть эшкәртү продуктлары кызыклы. Башка эш юнәлешләре дә бар. Мәсәлән, республикабызда "Коминтерн" фабрикасын оештыру планнарын карыйбыз.

- Әйтергә кирәк, Кытай предприятиеләре, чыннан да, башкалар белән бик җентекләп үзләренең мөнәсәбәтләрен төзи. Бу билгеле бер вакытны ала. Әмма, нәтиҗәдә, күпкырлы мөнәсәбәтләр килеп чыга. Бездә сату-алуда барысы да яхшы үсештә. Әмма хәзер Кытай предприятиеләре үз производстволарын локальләштерү белән кызыксына башлады. Безгә бу күбрәк кызык. Кытай бизнесының инвестиция потенциалы гаять югары. Бу ресурс өчен Русиядә җитди көрәш бара. Без бу өлкәдә актив булырга тырышабыз. Кытай белән товар әйләнешенең рекордлы үсеше монда эшләр яхшы баруын күрсәтте.

Төбәк җитәкчесе шулай ук башка илләрнең - гомумән алганда 112 илнең республика белән сәүдә мөнәсәбәтләре төзүе хакында ассызыклады.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: