+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 август 2023, 22:02

Эшкуарлар һәм инвесторлар яңа идеяләр тәкъдим итә

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Инвестиция сәгате" форматында чираттагы тематик киңәшмә уздырды. Чарада сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә яңа башлангычлар хупланды.

Эшкуарлар һәм инвесторлар яңа идеяләр тәкъдим итә
Эшкуарлар һәм инвесторлар яңа идеяләр тәкъдим итә

"Элипсмол" компаниясе генеральный директоры Александр Захторенко Әлшәй районында майсызландырылган сыр, май һәм эремчек җитештерү цехы төзү проектын тәкъдим итте. Компаниянең Чишмә районында шундый ук җитештерү мәйданчыгы бар, анда тәүлегенә 70 тонна сөт эшкәртелә.

Русия төбәкләрендә продукциягә ихтыяҗ арту сәбәпле, инвесторлар Раевка авылы территориясендә җитештерүне оештыруга 292 миллион сум акча кертергә һәм 33 яңа эш урыны булдырырга планлаштыралар. Ярдәм чаралары буларак проект салым ташламалары белән өстенлекле статус алды. Инвесторга шулай ук технологик җиһазлар сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплаячаклар.

Ишембай районында «Алга» махсус икътисади зонасы территориясендә төзелеш материаллары өчен пластифик компонентлары җитештерү комплексын булдыру проектын «СинтезОйл» компаниясе директоры Алексей Чувычкин тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге шартларда пластификаторлар базары инвестицияләр өчен мөһим. Завод төзелешенә, 2025 ел ахырына 60 эш урыны булдырып, 844 миллион сум акча кертергә планлаштыралар.

«Альтима Строй» компаниясе директоры Илшат Фәйзуллин төзелә торган объектларның матди-техник ресурслары белән тәэмин итү өчен Уфа районында җитештерү базасы булдыру проектын тәкъдим итте. Инвестицияләрнең гомуми күләме - 110 миллион сум. Җитештерү базасында 100 белгеч эшләячәк. 2025 елның маенда объектны эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

- Безнең флагманнар белән эшләү - бик җаваплы. Без тәкъдим ителгән инициативаны һәм сезнең эшлекле алымны хуплыйбыз. Сезне гамәлгә ашыруның барлык этапларында да булышачакбыз, - диде Радий Хәбиров.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча инвесторга сайлап алынган җир кишәрлеген арендага бирәчәкләр, шулай ук инвестицион салым ташламасын юллаячаклар.

Кушнаренко районында күп функцияле юл буе комплексын төзү планнары турында проект менеджеры, "СТК" компаниясе вәкиле Әлфия Насретдинова сөйләде. Объектны Шәрип - Первушино юлы буйлап урнаштырырга планлаштыралар. Ул автомобильләргә ягулык салу станциясен, кафены, кунакханәне, кибетне, техник хезмәт күрсәтү пунктын үз эченә алачак. Керемнәрнең гомум күләме - 150 миллион сум.

Фикер алышу йомгаклары буенча инвесторга инженер һәм транспорт инфраструктурасы төзелешенә чыгымнарның бер өлешен кайтарачаклар. Моннан тыш, Кушнаренко район хакимияте сайланган җир кишәрлеген рәсмиләштерүдә ярдәм итәчәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: