+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 август 2023, 12:46

Башкортстан икътисадын киләчәккә планлаштыра

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстанның Стратегик комитеты утырышын уздырды, анда төбәкнең урта сроклы чорга - 2026 елга кадәр һәм озайлы сроклы перспективага - 2036 елга кадәр социаль-икътисади үсешен фаразлауның төп макроикътисади параметрлары каралды.

Башкортстан икътисадын киләчәккә планлаштыра
Башкортстан икътисадын киләчәккә планлаштыра
Андрей Назаров ассызыклаганча, Башкортстан Республикасының социаль-икътисади үсешен фаразлауның төп параметрлары киләчәктә бюджет проектлаулары өчен нигез булачак. Премьер-министр искәрткәнчә, августта төгәлләнгән фаразны формалаштырырга кирәк, ә 23 октябрьгә әлеге документларны эшләү тәмамланырга тиеш. Аннары бюджет турындагы закон проекты һәм бюджет документлары пакеты составындагы фараз республика Башлыгы Радий Хәбировка карауга тапшырылырга һәм соңыннан Дәүләт җыелышы-Корылтайга кертелергә тиеш.

- Беренче яртыеллык йомгаклары буенча, нигездә, уңай трендлар формалаша. Сәнәгать җитештерүе 5,9 процентка үскән. Авыл хуҗалыгында 0,1 процентка үсеш бар. Монда узган елгы югары база эффекты тәэсир итә. Гыйнвар-июнь йомгаклары буенча төзелеш эшләре һәм торак төзелеше дә 16,8 процентка һәм 5,6 процентка ышанычлы үсеш күрсәтә.

Ваклап сату әйләнеше 5,7 процентка арткан. Гыйнвар-май йомгаклары буенча уртача айлык хезмәт хакы 16,4 процентка арткан һәм 52,8 мең сум тәшкил иткән. Апрель-июнь айларында эшсезлек дәрәҗәсе 2,3 процент тәшкил итте, - диде Премьер-министр.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/21530/

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: