Башкортстан Башлыгы төбәк стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге белән берлектә республикада җиңел сәнәгать продукциясе өчен "Росстандарт" лабораториясе ачылуын ассызыклады. Максим Протасов урындагы товарларны илебез һәм халыкара базарларда алга сөрү өчен Башкортстан белән хезмәттәшлекнең «юл картасын» актуальләштерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
- Продукциябезнең ихтыяҗы, димәк, сыйфаты өчен дә көрәшергә тиешбез. Шуңа күрә без “Русия сыйфат системасы” белән хезмәттәшлек кысаларында алган тәкъдимнәр безнең өчен эштә җитди ориентир булып тора, - дип билгеләде Радий Хәбиров.
Максим Протасов сыйфат өлкәсендә төбәк премиясен булдыру буенча республика тәҗрибәсен югары бәяләде һәм Башкортстанның күп кенә товарларының "Роскачество" бәяләү нәтиҗәләре буенча рейтингы югары булуын әйтте. Ул тикшеренүләр өчен җирле продукцияне активрак тәкъдим итәргә киңәш итте.
Фото: glavarb.ru