+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 ноябрь 2023, 20:10

ТОСЭР инвесторлары быел 2 миллиард сумлык инвестиция салган

Башкортстан Хөкүмәтендә моношәһәрләр хакимияте вәкилләре белән үткән киңәшмәдә алгарышлы үсеш территорияләренең (ТОСЭР) ничек эшләве турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә резидентларның агымдагы елның 9 аенда инвестиция проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, алгарышлы үсеш территорияләре эшчәнлеге өлкәсендә норматив хокукый актларны үзгәртү мәсьәләләре, шулай ук бу елның IV кварталына планнар турында фикер алыштылар.

ТОСЭР инвесторлары быел 2 миллиард сумлык инвестиция салган
ТОСЭР инвесторлары быел 2 миллиард сумлык инвестиция салган
- Хәзерге вакытта Башкортстанда планлаштырылган инвестицияләр күләме 42 миллиард сумнан артык булган һәм 10 мең эш урыны булдырылган 126 алгарышлы үсеш территорияләре резиденты теркәлгән. Бу елның 9 аенда инвесторлар 1,8 миллиард сум кертте һәм 500дән артык эш урыны булдырды. Территория резидентлары төбәк икътисадына 9 миллиард сум инвестицияләде һәм 5,5 мең эш урыны булдырды. Алар шулай ук көнкүреш химиясе, медицина эшләнмәләре, спорт җиһазлары, нефть сәнәгате өчен җиһазлар һәм башкалар җитештерә, - диде Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров.

Төп инвестицияләрне логистик хезмәтләр күрсәтүче, шулай ук тимер-бетон конструкцияләр, нефть промыселы җиһазлары һәм металл эшләнмәләр җитештерү буенча проектларны гамәлгә ашыручы резидентлар салды.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: