+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
6 июнь , 18:40

Яңа мөһим килешүләргә кул куелды

Петербург халыкара икътисади форумы кырында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте «Түләү карталарының милли системасы» акционерлар җәмгыяте белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Яңа мөһим килешүләргә кул куелды
Яңа мөһим килешүләргә кул куелды

Документка Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм «Түләү карталарының милли системасы» компаниясе генеральный директоры Дмитрий Дубынин кул куйдылар.

Яклар «Алга Башкортостан" проектын үстерү һәм аны популярлаштыруга юнәлтелгән мәгълүмат кампанияләрне гамәлгә ашыру турында килеште.

- Меморандум Милли түләү инструментын куллану мөмкинлекләрен киңәйтү аша Башкортстанның технологик бәйсезлеген ныгытуга юнәлтелгән. «Милли түләү карталары системасы»ның алдынгы карарлары һәм эшләнмәләре банк процессларының нәтиҗәлелеген һәм хәвефсезлеген тәэмин итә. Бу санкцияләр басымы шартларында аеруча актуаль, – дип билгеләп үтте Премьер-министр.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: