Документка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Wildberries генеральный директоры Татьяна Бакальчук кул куйдылар. Эшлекле очрашу вакытында алар инвестиция проектының параметрлары, шулай ук булачак логистик комплексны урнаштыруның потенциаль мәйданчыклары турында фикер алышты. Йомгаклау килешүләрен уртак эшнең юл картасына кертергә планлаштыралар.
- Без Wildberries компаниясе белән инде икенче ел эшлибез, ул безнең республикада 80 мең квадрат метр мәйданда үз үзәген төзиячәк. Бу елга бурыч – проектны әзерләү һәм комплекс төзелешен башлау, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров очрашу йомгаклары буенча. - Яңа объектта күпсанлы хезмәткәрләр эшләячәк, берничә мең кеше турында сүз бара. Яңа тарату үзәге тирәсендә кече һәм урта предприятиеләр пулы формалаша башлаячак, алар Wildberries белән партнерлыкта эшләячәк.
Фото: Башкортстан Башлыгы