+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 июль , 23:01

Уфада Global Management Challenge чемпионатының пленар утырышы узды

Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева стратегия һәм бизнес белән идарә итү буенча Global Management Challenge чемпионаты финалының пленар утырышында катнаштылар.

Уфада Global Management Challenge чемпионатының пленар утырышы узды
Уфада Global Management Challenge чемпионатының пленар утырышы узды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров пленар утырышта чыгыш ясаганда кадрлар әзерләү мәсьәләләренә тукталды.

- Кадрлар барысын да һәрвакыт хәл итте, бу - шундый какшамас хакыйкать. Соңгы елларда төбәкләрнең идарә командалары эшенең нәтиҗәлелеген эшсезлек дәрәҗәсе буенча да бәяләделәр. Ләкин хәзер хәл үзгәрде. Моңарчы күрелмәгән түбән эшсезлек дәрәҗәсенең кире ягы да бар. Хәзер икътисадта да, хуҗалыкта да, идарә өлкәсендә дә кадрлар җитми, – диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы шулай ук республика базасында Евразия идарә компетенцияләре үзәген булдыру инициативасы белән чыгыш ясады. Пленар утырышта катнашучылар Башкортстан җитәкчелегенә кунакчыллык һәм чемпионатның финалын оештыруның югары дәрәҗәсе өчен рәхмәт белдерде, шулай ук икътисадның төрле тармакларында кадрлар сәясәте темалары турында фикер алышты.

Светлана Чупшева GMC чемпионатының идарәче кадрлар әзерләү өлкәсендәге әһәмияте, шулай ук төбәкләр белән берлектә гамәлгә ашыра торган инициативалар турында сөйләде.

- Һәр инициатива буенча без халык, эшкуарлар белән эшлибез, чөнки нәкъ менә алардан проектлар, идеяләр алабыз. Мәсәлән, "Яңа вакыт өчен көчле идеяләр" форумында без ел саен халыктан, бизнестан 30 мең тәкъдим җыябыз, - диде Светлана Чупшева.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: