+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 июль , 20:16

«Иннопром»да мөһим проектлар хакында сөйләштеләр

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров «Иннопром-2024» халыкара күргәзмәсе кырында Беларусь Республикасы сәнәгать министры Александр Ефимов белән очрашты. Яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру нечкәлекләре турында фикер алышты.

«Иннопром»да мөһим проектлар хакында сөйләштеләр
«Иннопром»да мөһим проектлар хакында сөйләштеләр

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортстан Белоруссия компанияләре белән хезмәттәшлекне ныгыту һәм үстерү белән бик кызыксына, конструктив башлангычларны карарга һәм отышлы шартлар бирергә әзер. Ике төбәкнең флагман проекты булып «АМКОДОР-Агидель» заводы тора, ул ритмик рәвештә эшли, аграрийлар таләп иткән техника һәм җиһазлар чыгара.

- Сезнең белән Башкортстан Башлыгы башлангычы белән без түбәндәге проектны гамәлгә ашырабыз. «АМКОДОР-Алга» махсус җир казу машиналары җитештерү заводын төзибез. Ул "Алга" махсус икътисади зонасында урнашкан. Мондый инвестицион активлык Башкортстанның инвестицион климат торышының милли рейтингында 3нче урынга чыгуына ярдәм итте, - дип сөйләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры.

Әңгәмә барышында Александр Ефимов билгеләп үткәнчә, проектларны гамәлгә ашыру өчен инвестицион мохит сыйфаты буенча Башкортстан Беларусь Республикасы хезмәттәшлек иткән Русиянең иң көчле өч төбәге арасына керә. Башкортстан делегациясе белорус коллегаларын быел августта Уфаның 450 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашырга һәм әлеге очрашу кысаларында хезмәттәшлекнең барлык аспектларын карарга чакырды.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: