Узган ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан рейтингта 1нче урынны алды. Икенче позициядә - Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе. Ә 3нче урынны Краснодар крае алды.
Русия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов лидерларны котлады һәм алдынгы төбәкләрнең эш тәҗрибәсе сәнәгать сәясәтенең уңышлы инструментларын тиражлау ягыннан мөһим булуын билгеләп үтте.
- Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы инде 4нче ел рәттән төбәкләрдә сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның иң яхшы практикаларын бәяли. Бу вакыт эчендә ул территорияләрнең индустриаль үсешендә көчле һәм көчсез якларны күзәтүнең реаль коралына әверелде, – диде Антон Алиханов.
Радий Хәбиров республика сәнәгатен үстерү буенча кабул ителгән чараларның нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
- Соңгы елларда республикада үткәргән системалы эш үз җимешләрен бирә. Санкцияләр басымына һәм катлаулы икътисади шартларга карамастан, безнең сәнәгать тотрыклы үсештә. Узган ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүенең үсеше 6,5 процент тәшкил итте, бу елның биш аенда - 7,4 процент, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru