+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 август , 18:35

Яңа электричка Белоретка йөриячәк

8 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка Уфа тимер юл вокзалында Русиянең яңа тизйөрешле ЭС104 «Финист» электропоездын тәкъдир иттеләр. Хәрәкәт итүче состав рейска 10 августта китәчәк.

Яңа электричка Белоретка йөриячәк
Яңа электричка Белоретка йөриячәк
"Финист" составында 409 урынга исәпләнгән биш вагон бар. Поезд пассажирлар өчен кирәкле барлык әйберләр – һаваны зарарсызландыручы климат-контроль системасы, видеокүзәтү һәм мәгълүмат таблолары белән җиһазландырылган. Салонда - мобиль җайланмаларны зарядкалау өчен USB-розеткалы уңайлы креслолар. Электричканы физик мөмкинлекләре чикле пассажирлар йөртү өчен дә җайлаштырганнар – вагоннарда инвалид коляскалары урнаштыру өчен урыннар һәм алар өчен күтәрткечләр бар.

Башкортстан шәһәр яны пассажирлар компаниясе генеральный директоры Антон Гармаш яңа электропроездны Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендәге «Уральские локомотивы» заводында чыгарганнар, дип аңлатты. Тимер юлда бу модель 2023 елның декабреннән бирле файдаланыла. Башкортстан, Свердловск өлкәсеннән һәм Пермь краеннан соң, «Финист» йөриячәк өченче төбәк булды. 2024 елның гыйнвар–июлендә «Русия тимер юллары» челтәрендә шәһәр яны поездларыннан барлыгы 3 млн пассажир файдаланган – бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 24 процентка күбрәк. Үсеш динамикасы буенча Башкортстан ил төбәкләре арасында лидерлар өчлегенә керә. 2025 елга планнарда - республика өчен тагын биш «Финист» электропоезды сатып алу.

Эш көннәрендә яңа поезд Уфа шәһәр агломерациясе чикләрендә – «Дим – Шакша – Дим», ял көннәрендә «Уфа – Белорет – Уфа» маршруты буенча йөриячәк. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә электричка Уфадан урындагы вакыт белән 7 сәгать 7 минутта китә, Белоретка 12 сәгать 36 минутта килеп җитә. Белореттан Уфага кире состав 17 сәгать 33 минутта кузгалып китә һәм Уфага 22 сәгать 19 минутта килеп җитә.

Башкортстан Башлыгы республикада тимер юл транспорты эшенең күрсәткечләренең уңай динамикасын билгеләп үтте һәм төбәкнең «Русия тимер юллары» белән хезмәттәшлеге нәтиҗәлелегенә югары бәя бирде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: