+13 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 Декабря 2024, 17:25

Туризм үсеш ала

Авыргазы районы хакимиятендә атна саен үткәрелүче “Эшкуарлар сәгате”ндә төрле поектлар карала. Бу юлы район хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов өлкәннәр һәм балалар өчен сәламәтләндерү һәм реабилитацияләү, йога-турлар, турмаршрутлар булдыру проектын тормышка ашырырга теләүче белән очрашты.

Туризм үсеш алаТуризм үсеш ала
Туризм үсеш ала

“Тәкъдим ителгән проектның үзенчәлеге туризм өлкәсен үстерү, район халкының һәм кунакларның ялын оештыру җәһәтеннән бик кирәкле”, – дип билгеләде район хакимияте башлыгы, проектны хуплап. Инвестор үз проекты өчен уңайлы табигый шартлар белән кызыксынды. Авыргазы районын ул юкка гына сайламаган: аны төбәкнең ике эре шәһәр арасында, республиканың үзәгендә урнашуы һәм гүзәл табигате җәлеп иткән. Эшкуарга берничә урын тәкъдим ителде.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас