-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 декабрь 2024, 14:41

Тырышкан таба!

Дуван районының Мәсәгуть авылыннан «Эшкуалык сәгате»ндә катнашучы Эльза Ганиева Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан үз ресторанын ачу өчен 350 мең сум күләмендә максатлы социаль финанс ярдәме алды.

Тырышкан таба!
Тырышкан таба!

– Ел башыннан республика халкы 3450 социаль контракт төзеде, шуларның 1200дән артыгы гаилә бизнесына нигез салды. Социаль контрактка нигезләнеп эш башлаучы эшкуарларга 410 млн сумнан артык акча түләнгән. Исегезгә төшерәм, 2024 елдан социаль контракт бирү социаль казначылык принципларына күчерелде. Гаризаны социаль яклау органнары, КФҮ бүлекчәләре аша да, шулай ук дәүләт хезмәтләре Порталы аша да бирергә мөмкин, - дип сөйләде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфаларын башкаручы Ленара Иванова.

Эльза Ганиева юлын зур булмаган идеядән башлады. Дүрт бала тәрбияләүче күпбалалы ана үзмәшгуль буларак теркәлгән һәм кулланучылар арасында тиз популярлык яулаган ит ярымфабрикатлары әзерли башлаган.

350 мең сумлык ярдәм алып, Эльза яңа җиһазлар сатып алган.

- Республика муниципалитетларында "Эшкуарлык сәгатьләре" "Кече һәм урта, шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында уза. Мондый очрашуларда бизнесменнар дәүләт ярдәме чаралары һәм финанслау мөмкинлекләре турындагы актуаль мәгълүматка ирешә ала, бу аларның проектларын нәтиҗәлерәк үстерүгә ярдәм итә, - дип шәрехләде Башкортостан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко.

Исегезгә төшерәбез, теләгән һәркем «Эшкуалык сәгате»ндә катнаша ала: заявканы Башкортстан Республикасының Инвестиция порталы аша бирергә мөмкин.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас