Заводны Стәрлетамак районы территориясендәге «Алга» махсус икътисади зонасы мәйданчыкларының берсендә урнаштыру планлаштырыла. Шунысын да билгеләп үтик: бу - Русиядә аналоглары булмаган уникаль проект, чөнки бүген илдә башкача андый җитештерү юк.
Проект «Химик продукция җитештерүне үстерү» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, ул «Яңа материаллар һәм химия» гомумдәүләт проектының мөһим өлешләренең берсе булып тора.
Республиканың Үсеш корпорациясендә билгеләп үтүләренчә, инвестор әлеге проектны гамәлгә ашыруда шактый алга киткән. Бүгенгә җитештерүнең уникаль технологиясенә патент алынган, сәнәгать предприятиеләрен проектлау һәм төзү өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр штаты формалаштырылган, федераль дәүләт экспертизасын уңышлы узган, булачак производствоның проект-смета документациясе эшләнгән, завод төзелешенә рөхсәт алынган.
Мондый спиртлар дезинфекцияләү һәм юу чаралары, көнкүреш химиясе товарлары, косметика һәм гигиена чаралары, майлау-суыту сыекчалары, пластмассалар һәм башка җитештерүдә мөһим компонент булып тора.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте