Катлаулы геосәяси шартларга, чит ил санкцияләренә һәм дөнья базарындагы үзгәрешләргә карамастан, республика сәнәгате тотрыклы үсеш юлыннан атлый. Монда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм республика Хөкүмәте алып барган системалы эш хәлиткеч роль уйный.
– Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада сәнәгать җитештерүе 97,2 процент тәшкил итте. Республика предприятиеләре 2 триллион 665 миллиард сумлык продукция төяп озаткан. Узган елның 9 аенда сәнәгать предприятиеләренә инвестицияләр күләме 12 процентка арткан. Аңлашыла ки, бүгенге шартларда тотрыклы рәвештә югары нәтиҗәләргә ирешү катлаулы. Без һәрвакыт үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итәчәкбез.
Мин республика предприятиеләренә системалы һәм нәтиҗәле эш, ил икътисады үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Бу махсус хәрби операция һәм санкцияләр басымы шартларында аеруча мөһим.
Хәзер безнең бөтен көчебез технологик суверенитетны тәэмин итү, җитештерүне роботлаштыру һәм санлаштыру, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча Президент куйган бурычларны хәл итүгә юнәлтелгән, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Гомумән алганда, 2021-25 елларда Башкортстанда сәнәгать җитештерүе үсеше 22,6 процент тәшкил иткән. Бу күрсәткеч Русия буенча уртача дәрәҗәдән югарырак. Әлеге нәтиҗәләр республика икътисадының ныклыгын һәм дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәле булуын күрсәтә.
2025 ел нәтиҗәләре буенча республикада сәнәгать өлкәсендә төяп озатылган продукция, башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме 2,7 триллион сумлык тәшкил иткән. Сәнәгать структурасында эшкәртү тармакларының өлеше аеруча зур – барлык җитештерүнең 74,9 проценты. Химия һәм нефть химиясе тармагы лидер булып кала, аның өлеше 36,7 процент тәшкил итә. Машина төзелеше – 16,4 процент, файдалы казылмалар чыгару – 15,9 процент.
Республика җитәкчелеге соңгы елларда сәнәгатьне диверсификацияләүгә, ягъни икътисадны нефть тармагына гына бәйләп калдырмаска омтыла. Моның нәтиҗәсе буларак, бүген Башкортстанда машина төзелеше, робот техникасы, фармацевтика, пилотсыз авиация системалары, инновацион технологияләр кебек яңа юнәлешләр актив үсеш алды.
Башкортстанның төрле федераль рейтингларда югары урыннар яулавы да игътибарга лаек. Республика кластерлар үсеше буенча Русиядә беренче урынны алды. Шулай ук кулланучылар хокукларын яклау һәм газ ягулыгы инфраструктурасын үстерү рейтингында да беренче урынга күтәрелде. “АЛГА” махсус икътисади зонасы инвестицион җәлеп итүчәнлек буенча өченче урынга чыкты. Моннан тыш, республика фәнни-технологик үсеш рейтингында җиденче урынны били һәм инновацияләр буенча Русиянең иң яхшы биш төбәге арасына керә.
Бу уңышлар очраклы түгел. Соңгы елларда республикада инвесторлар өчен уңай шартлар тудыру буенча зур эш алып барыла. Салым ташламалары, дәүләт ярдәме программалары, инфраструктура булдыру – болар барысы да яңа проектлар җәлеп итәргә ярдәм итә. 2026 ел башына республикада өстенлекле инвестиция проектлары портфеле 94 проектны үз эченә ала. Аларның гомум бәясе 510 миллиард сумнан артып китә. Бүген республикада нефть химиясе, тау сәнәгате, энергетика һәм машина төзелеше өлкәләрендә эре проектлар гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, “Башнефть” компаниясе берничә зур инвестиция проектын тормышка ашыра. Алар арасында – нефть эшкәртү корылмаларын модернизацияләү, гидрокрекинг җайланмаларын яңарту һәм ароматик углеводородлар җитештерү комплексларын реконструкцияләү. “Башкирская медь”, “Учалы тау-баектыру комбинаты”, “Башзолото”, “Уфа турбина заводы” һәм башка предприятиеләр дә җитештерү куәтләрен киңәйтә. Бу проектлар республика икътисады өчен генә түгел, яңа эш урыннары булдыру җәһәтеннән дә зур әһәмияткә ия.
Башкортстанда сәнәгать кластерларын үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Бүген республика предприятиеләре Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы реестрына кертелгән 27 кластерда катнаша. Алар арасында машина төзелеше, нефть химиясе, җиңел сәнәгать, станоклар эшләү, балалар товарлары җитештерү һәм робот техникасы өлкәләре бар.
Кластер системасы предприятиеләргә бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә, технологияләр белән алмашырга һәм уртак проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Нәкъ менә шушы механизм бүген заманча сәнәгать сәясәтенең иң нәтиҗәле инструментларының берсе булып тора.
Индустриаль парклар һәм технопарклар саны буенча да Башкортстан Русиядә алдынгы урыннарны били. Республикада бүген 14 индустриаль парк һәм 20 технопарк эшли яки төзелә. Алар территориясендә 32 меңнән артык эш урыны булдырылган. Резидентлар саны 170тән артып китә, ә инвестицияләр күләме 50 миллиард сумнан күбрәк тәшкил итә. Федераль үзәктән дә республика проектларына җитди ярдәм күрсәтелә. 2025 елда гына индустриаль парклар инфраструктурасын үстерүгә Башкортстан 993,9 миллион сум субсидия алган.
Соңгы елларда сәнәгатьтә иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе – пилотсыз авиация системаларын үстерү. 2021 елдан башлап Башкортстан бу тармакны актив үстерә башлады. Башкортстанда пилотсыз авиация системалары буенча фәнни-җитештерү үзәге дә төзелә. Анда дроннар, двигательләр, аккумуляторлар һәм махсус программа тәэминаты эшләү белән шөгыльләнәләр. Республикада гражданлык дроннары җитештерүче өч предприятие уңышлы эшләп килә. Авыл хуҗалыгында да агродроннар актив кулланыла башлады. Алар ярдәмендә меңләгән гектар мәйдан эшкәртелә. Бу технологияләр авыл хуҗалыгы чыгымнарын киметергә һәм хезмәт нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә. Белгечләр фикеренчә, Башкортстанның бүгенге уңышлары – стратегик планлаштыру һәм дәүләт белән бизнес арасындагы тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Республика җитәкчелеге инвесторлар белән турыдан-туры эшләү, административ киртәләрне киметү һәм заманча инфраструктура булдыруга зур игътибар бирә.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстанның атказанган икътисадчысы Рөстәм Ахунов төбәкнең соңгы чорда сәнәгать өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешүен түбәндәгечә аңлата.
– Башкортстан сәнәгать җитештерүе нәтиҗәле үсешүче төбәкләр исәбенә керә, без нефть химиясе һәм нефть, металл эшкәртү, авиация двигательләре төзү кебек стратегик җитештерү тармакларында әйдәүче роль уйныйбыз. Соңгы елларда безнең җитештерү тармагы санкцияләргә бәйле җитди чакырулар белән очрашты. Әмма Башкортстан предприятиеләре, экспорт поставкаларын үзгәртеп һәм импортны алмаштыру программасын эшкә кушып, бу проблеманы уңышлы хәл итә алды.
Эксперт фикеренчә, республика җитәкчелеге үткәргән мондый сәнәгать сәясәте республикада тармакны яңа үсеш баскычына чыгару мөмкинлеге бирде.
Алдагы елларда да Башкортстан сәнәгате нәтиҗәле үсешер дияргә кирәк. Республика инновацияләр, заманча технологияләр һәм яңа производстволар нигезендә, Русиянең иң көчле индустриаль төбәкләре арасында үз позицияләрен ныгытканнан-ныгыта бара.
Илгиз Исхаков.