

Бүген, 19 августта, Башкортстанның барлык шәһәр һәм районнарында үз бизнесын ачарга теләүчеләр өчен Бердәм консультация көне үтә. Кадрлар үзәкләрендәге «Русия эше» консультация мәйданчыкларында белгечләр эшкуарлыкны башлау һәм үстерү өчен дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләячәк.
Консультацияләрдә «Мой бизнес» үзәге, Республиканың социаль ярдәм үзәге, Федераль салым хезмәте, "Роспотребнадзор", Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе һәм кече эшкуарлыкны үстерү фонды белгечләре катнаша.
Үз бизнесын инде алып баручылар да, эш башлау турында уйлаучылар да белгечләргә мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук чарада «Русия эше» кадрлар үзәге ярдәме белән бизнесларын үстерүче эшкуарлар үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Эш белән тәэмин итү хезмәте аша бизнес башлангычларына финанс ярдәме ике төрле булырга мөмкин. Эшсез гражданнарга үз эшен ачканда 180,5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган ярдәм каралган. Ә бизнесны үстерү өчен социаль контракт төзегән очракта субсидия күләме 350 мең сумга кадәр җитә.
Әгәр бизнес башларга теләүчегә һөнәри әзерлек кирәк булса, бушлай һөнәри белем алу мөмкинлеге дә бар.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында кадрлар үзәкләре белгечләре меңнән артык эшсез гражданга үз эшен башлау мәсьәләләре буенча консультация биргән.
Консультация көнендә катнашу өчен яшәгән шәһәр яки райондагы мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Территориаль мәшгульлек үзәкләренең адреслары сайтта күрсәтелгән.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102