

Экспортны ярдәмләү үзәге Башкортстан Республикасының сәнәгать предприятиеләрен Мәскәү физика-техника институтының (МФТИ) «TechExport» акселерация программасында катнашырга чакыра. Программа югары технологияле продукцияне халыкара базарларга тиз арада чыгару өчен эшләнгән. Эш «Халыкара хезмәттәшлек һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла. Ул яңа икътисади элемтәләр булдыруга һәм Русия товарлары экспортын үстерүгә юнәлдерелгән.
– «TechExport» акселераторының максаты — компанияләргә чит ил базарларына чыгарга, анда ныгырга һәм табыш китерә башларга ярдәм итү. Без бу процессны мөмкин кадәр гадиләштерәбез: Экспортны ярдәмләү үзәге программаны финанслауда катнашу кысаларында чыгымнарның 75 процентын үз өстенә ала. Бу предприятиенең финанс йөкләнешен сизелерлек киметә, — дип белдерде Башкортстан Республикасы тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Программада еллык кереме 70 миллион сумнан ким булмаган, югары технологияле сәнәгать товарлары җитештерүче экспортлаучы компанияләр катнаша ала. Уку гибрид форматта уза: атна саен шәхси остаз белән онлайн-сессияләр үткәрелә, ә октябрьдән декабрьгә кадәр Казакъстан, Беларусь яки Әрмәнстанда B2B-очрашулар уздыруны күздә тоткан күчмә модульләр оештырыла. Компаниянең төп вәкиленең барлык күчмә модульләрдә дә шәхсән катнашуы мәҗбүри.
Программаның тулы бәясе — 650 мең сум. Предприятиенең өлеше гомуми бәянең дүрттән бер өлешен генә тәшкил итә. Очыш, яшәү һәм командировка чыгымнары компания тарафыннан аерым түләнә.
Программа турында презентация алу һәм ташламалы шартларда урынны алдан билгеләү өчен сылтама аша форманы тутырыгыз.
Барлык сораулар буенча Үзәк белгече Фардыкаева Дильбарга мөрәҗәгать итегез: телефоннар — +7 (347) 246-89-39, +7 (999) 623-08-29; электрон почта: exportcenter@bashkortostan.ru.
Фото: pravitelstvorb.ru