+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
17 сентябрь 2022, 19:44

Балаларыбызны интернет- бәйлелектән ничек сакларга?

Бер карасаң, рәхәт заманда яшибез инде: берәр мәгълүмат кирәк булса, әллә кая йөгерәсе юк, компьютерыңны яисә телефоныңны гына ачасың да кирәк әйберне эзләп табасың. Әмма Интернет кемнеңдер белемен арттырса, икенче берәүләрне, киресенчә, наданлыкка этәрә. Интернетта тикшерелмәгән, нигезсез мәгълүмат тулып ятуы барыбызга да билгеле һәм бу диңгездә дөреслеккә туры килгәнен аерып алу һәркемгә дә җиңел түгел. Әдәби китап уку урынына мең хата белән сөйләүче һәм язучы төрле блогерларның видеоларын карап, язмаларын укып үсүче хәзерге балалар һәм үсмерләрнең белем дәрәҗәсе сокланырлык булмавына һич аптырыйсы түгел.

Балаларыбызны интернет- бәйлелектән ничек сакларга?
Балаларыбызны интернет- бәйлелектән ничек сакларга?
Әлбәттә, тормышыбызны хә­зер Интернетсыз күз алдына да китереп булмый, аның уңай яклары, һичшиксез, бихисап. Иң беренче чиратта, ул алтынга бәрабәр вакытыбызны янга калдырырга ярдәм итә. Фрилансерлар офиска барып йөрми генә эшли, рефератлар әзерләгәндә студентлар һәм мәктәп укучылары китапханәләрдә озын-озак утыру урынына Интернетка гына керә, хәтта өеңнән чыгасы килмәсә, азык-төлекне дә китереп бирәләр.
Әмма соңгы елларда психологлар балалар психикасына Интернетның тискәре тәэсире күп булуы хакында чаң суга.
Кызганычка каршы, Интернетта теләсә нинди тузга язмаган нәрсәләр дә, хәтта балаларның ныгып бетмәгән аңын агуларлык, төрле ялгыш адымнарга этә­рерлек материаллар да җитәрлек. Һәр ата-ана да кызының, улының телефоннан яисә компьютердан нинди язмалар укып утырганын контрольдә тота алмый шул. Ә бөтендөнья мәгълүмат челтәренә урнаштырылучы материалларны тикшерү белән шөгыльләнүче анык инстанция әлегә юк.
Үсеп килүче буынны интернет-алдарлар да җиңел генә ятьмәсенә эләктерә. Теге яки бу товар сатып алам, дип, төп башына утырып калучылар көннән-көн арта.
Кирәкле материалны китап­ханәләргә бармый гына Интернеттан эзләү дә, бер яктан караганда, җайлы булса, икенче яктан, белем алу процессына аяк чала: уйланмый, эзләнми генә, ниндидер чыганаклардан күчерелгән рефератларның файдасы шул- кадәр генә инде. Китапханәдә утырып, материалның һәр сүзен үз кулың белән язып, баш миең аша үткәргәндә, белем дәрәҗәсе бераз булса да артыр иде.
Ә менә Интернетның балаларда психологик бәйлелек китереп чыгаруы – күпкә хәвеф­лерәк проблема. Бу күренеш аларның ныгып бетмәгән нерв системасына зур зыян сала, ди белгечләр. Кайчан баланың компьютер белән мавыгуы бәйле­леккә әверелә – моны ачыклавы бик җиңел түгел. Шулай да аерым билгеләр бар. Әгәр аның тәртибе үзгәрсә, ул юкка-барга да кызып китүчәнгә, яки йомыкайга әйләнсә, дуслары белән уйнарга чыкмый башласа, элек яратып шөгыль­лән­гән спорт секция­ләренә йөрүдән баш тартса, аңарда интернет-бәйлелек барлыкка килгән дигән сүз. Мондый ятьмәгә эләккән баланың физик сәла­мәтлеге дә хәвеф астында. Озын-озак компьютер, гаджетлар артында утыру аның умыртка баганасы кәкрәюгә китерә, ә бу исә бөтен органнарның эшенә зур зыян сала. Баланың күрү сәләте түбәнәя. Моннан тыш, кул чукларында көчле авырту барлыкка килә. Әгәр дә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итеп, дәвалану алмаганда, киләчәктә сәламәтлек какшаганнан-какшаячак кына.
Интернет-бәйлелек балалар­ның ашау-эчү гадәтенә дә үзенең тискәре йогынтысын салмый калмый. Анорексия, я булмаса, киресенчә, симерү күзәтелә. Кайберәүләр, гаджетлар артында утырып, ашарга да онытса, икенче берәүләр, бургер, чипсы ише фаст-фудны бертуктаусыз ашый.
Интернет-бәйлелек булганда бала хис-тойгыларын тезгенли алмый, компьютер, гаджетларын алып куйсаң, елый, кычкыра башлый. Кайберләренең йокы һәм ял итү режимы да кискен бозыла. Ә йокысы туймаган баланың иммунитеты төшә, ул төрле авыруларга бирешүчәнгә әверелә.
Психологлар әйтүенчә, Интернет-бәйлелеккә күбрәк әти-әнисенең игътибары, назы җитеп бетмәгән балалар һәм үсмерләр дучар була. Шуңа күрә, эш-мәшәкатьләр тулып ятса да, кызларыгыз һәм улларыгыз белән ихлас аралашырга, хәлләрен сорашырга вакыт табыгыз, гаилә көнкүрешендә килеп туган мәсь­әләләрне хәл итү өлкәсендә алар белән дә киңәшләшергә онытмагыз, диләр.
Интернет-бәйлелеккә инде эләккән балаларны бу халәттән чыгару өчен спорт секцияләренә, иҗади түгәрәкләргә яздыру, гаилә белән табигать кочагында ял итү файдалы булачак. Дәресләрдән соң спорт яисә иҗат белән шөгыльләнүче баланың Интернетка кереп дөньясын онытып утырырга вакыты да, хәле дә калмаячак.
Ипләп кенә Интернетның тискәре якларын аңлату да мотлак. Тиргәү, баланы кимсетә торган сүзләр әйтү һич кенә дә ярамый. Бу аны әти-әнисеннән ераклаштырачак, ә үзен ялгыз итеп тоючы баланың Интернет челтәрендә шикле дуслар табуы, интернет-алдарлар, маньяклар тозагына төшү куркынычы бермә-бер арта. Әти-әнисе каршында курку хисе тоеп яшәүче балалар урамда чит-ят кешеләр белән тиз якынаеп китүчән, бу исә аерым очракларда төзәтә алмаслык фаҗигагә китерергә мөмкин, ди психологлар.
Бөтендөнья мәгълүмат чел­тәре балаларга файда гына китерсен өчен без, әти-әниләр, аның уңай һәм начар яклары турында җентекләп аңлатып бирергә тиеш. Интернеттагы һәр мәгълүматның дөреслеккә туры килмәвен белеп үссен алар. Шул ук вакытта анда төрле фәннәр буенча үзаллы шөгыльләнү өчен менә дигән уку платформалары бар. Кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен уен формасында эшләнгәннәре бигрәк тә мавыктыргыч. Беренче дәресләрне бергәләп эшләсәгез, арытаба бала, кызыксынып китеп, үзаллы шөгыльләнер.
Кайбер ата-аналардан: “Без бәләкәй чакларда әти-әни безнең дәресләрне тикшерү түгел, нинди тема үткәнебезне дә белми иде. Гел үзаллы булдык. Менә дигән кеше булып үстек”, — дигәнен ишеткән бар. Бу сүзләр белән бәхәсләшмим, әмма һәр заманның үз заңы, диләр бит. Ул чакларда интернет-бәйлелек хакында ишеткән кеше дә юк иде. Ә хәзер бу афәтнең тормышыбызга килеп керүенә күз йомып булмый. Балаларыбызны аннан саклау безнең — әти-әниләрнең бурычы. Дөрес эш иткәндә, Интернеттан файда гына күрербез.



Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: