Гаилә башлыгы туып-үскән авылыннан бәхет эзләп чыгып китү турында уйлап та карамый. Колхозның гөрләп торган чагы, әти-әнисе дә шунда хезмәт сала. Кечкенәдән механик булып эшләүче әтисенә ияреп, колхоз эшендә катнашып үскән егет урындагы мәктәпнең 8нче сыйныфын тәмамлау белән, үзенең киләчәк тормышын урындагы колхоз белән бәйләячәген белеп, Ляхово һөнәрчелек училищесына юллана: киң профильле тракторчы-машинист белгечлеге алып чыга.
Ил алдындагы хәрби хезмәтен үтәп кайтканнан соң “Үрнәк” колхозында эш башлый. Шул елларда ул үзенең булачак тормыш юлдашын да очрата. Кырмыскалы һөнәрчелек училищесында бухгалтерлыкка укучы кыз атна саен диярлек Рәзитнең сеңлесе Гүзәл белән Иске Шәрәйгә кайтып йөриләр. Шомырт кара күзле, кап-кара чәчле кыз Рәзитнең күңелен беренче күрүдән яулый. Өстәвенә, бик уңган да: кунакка гына кайтуына карамастан, сыерын да сава, барлык йорт эшләрендә дә ярдәм итә. 11 балалы гаиләдә кечкенәдән эшнең тәмен, рәтен белеп үскән бит Халидә! Шуңа әнисе дә улына киңәш бирә: мондый кызны ычкындырырга ярамый! Укуы тәмамлану белән Халидәнең кулын соратырга баралар һәм 1 июньдә гөрләтеп туй да үткәрәләр.
Яшь гаилә төп йортта каенана-каената белән яши башлый. Алты елдан соң, авылның яңа урамында яңа йорт салып, башка чыгалар. Халидә дә, яшь кенә булуына карамастан, урындагы колхоз фермасына сыер савучы булып эшкә урнаша. Кызганычка каршы, урындагы хуҗалык таркалгач, икесенә дә башка урыннарда йөреп эшләргә туры килә. Рәзит Рәхит улы әлеге вакытта туганнары белән берлектә төзелеш бригадасы төзегәннәр. Йорт, мунча салу, эчке эшләрме – барысы да кулларыннан килә. Халидә урындагы мәктәптә техник хезмәткәр булып эшли. Аңа кадәр район кулланучылар җәмгыяте кафесында, Салчут авылындагы пилмән цехында да эшләгән. “Авылда эш булу бик яхшы, балалар да караулы”, — ди хуҗабикә.
Ямансаровларның тормыш сукмагыннан бергә атлап китү-ләренә дә өч дистә елга якын вакыт узып киткән. Алты балага гомер бүләк иткәннәр. Халидә Сафиулла кызы “Ана даны” медале белән дә бүләкләнгән.
Иң өлкәне Гөлчәчәккә 27 яшь. Әти-әнисе әйтүенчә, ул вакытта балалар бакчасы булмагач, туганнарын тәрбияләү, башлыча, аның иңнәренә төшкән. Әле Уфа шәһәрендә эшләсә дә, атна саен кайтып йөри. Туганнары да сагынып көтеп тора, әнисенә йорт эшләрендә дә ярдәм итәргә кирәк.
Рәзилгә 24 яшь, армиядә хезмәт итеп кайткач, эшкә урнашкан һәм үз оясын корган.
Рамил әлеге вакытта Украинадагы махсус хәрби операциядә катнаша. Аның исән-имин әйләнеп кайтуын әти-әнисе, туганнары, апа-абыйсы һәм барлык якыннары зарыгып көтә. Билгеле, гади булмаган шартларда ата-ананың йөрәге тыныч түгел. Уллары өчен догаларын да юллыйлар, корбан да чалдырганнар. Теләкләре бер: тизрәк илебездә, дөньяда тынычлык урнашып, барлык солдатлар туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсын.
Янә балалары Гөлфинә белән Рамазан урындагы мәктәптә белем алалар, ә иң кечесе — дүрт яшьлек Гөлнур — яңа гына ачылган балалар бакчасына йөри.
Ямансаровларның бәхете – балаларында. Алар тормышта үз урыннарын тапсын, лаеклы кешеләр булып үссен өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр. Авыл кешеләренең күбесе, авырлыкларга сылтанып, мал асраудан баш тарткан вакытта да алар ике сыер асрый. Алар янында башмак-бозаулары, кош-корты да бар. Әле быел сарык та үрчетә башлаганнар. Зур бакчаны тәрбияләүдә барлык гаилә әгъзалары катнаша. Балаларын алар әнә шулай хезмәт белән тәрбияли. Эшләре безнең өчен булса, өйрәнгәннәре үзләре өчен”, — ди Рәзит Рәхит улы, кайчандыр үзе дә шундый сүзләр ишетеп үскәч. Өлкән уллары гына түгел, 11 яшьлек Рамазан да, кулына чүкеч-кадак алып, өлкәннәр янында бөтерелә. Әнә яңа гына мал абзарын бергәләп ремонтлаганнар, яңа идәннәр җәйгәннәр. Ял көннәре дә файдалы һәм кызыклы уза. Егетләр ихатада эш белән мәшгуль булса, кызлар йорт җыештыра, ә әниләре аш бүлмәсендә мәш килә: тәмле-тәмле ризыклар пешерә.
Ямансаровларның балалары да үзләре кебек тыйнак һәм акыллы. Мәктәптә яхшы билгеләргә укыйлар, үз телләрендә татарча сөйләшәләр. Аралашып, фотога төшкәннән соң һәркайсы, киемнәрен алыштырып, янә үз эшенә тотынды.
Гади авыл тормышы белән яши Ямансаровлар. Күпләр өчен гаилә иминлеге “тыныч кына аккан тормыш”, “матди җитешлек”, “көнкүрештәге уңайлыклар” белән үлчәнә. Чынлыкта исә болар барысы да гаилә тормышының тышкы бизәкләре генә. Ямансаровлар барысын да бергәләп, үз куллары һәм көчләре белән тудыра. Уңайлыклар да булдырыла: ике ел элек йортларына газ үткәргәннәр, тиздән су да өйдә агачак. Әлегә алар өчен иң мөһиме – Рамилнең исән-имин әйләнеп кайтуы. Ул кайтып керсә, бәхетләре тагын да түгәрәкләнәчәк. Иншаллаһ, шулай булыр да!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.