+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
11 март 2023, 16:02

Матур гаилә - ил коты

Стәрлетамак шәһәре филармониясендә «Үрнәкле башкорт гаиләсе-2023» республика конкурсының финалы узды. Гала-концерт һәм конкурс җиңүчеләрен игълан итү традицион рәвештә Башкорт гаиләсе көнендә 1 мартта уза, әмма быел аны, һава шартлары аркасында, 10 мартка күчерделәр.

Матур гаилә - ил коты
Матур гаилә - ил коты

Быел конкурста 100дән артык гаилә катнашты, алар арасында республика гаиләләре генә түгел, ә башкортлар оешып яшәгән Русия төбәкләре вәкилләре дә бар иде. Финалга 14 гаилә үтте, әмма 13 гаилә генә килә алды.

"Безнең ил күркәм гаиләләргә бай. Анда әни-әти, дәү әни-дәү әти дә бар. Анда балаларны туган телләренә, һөнәр серләренә, эшкә өйрәтәләр, иң мөһим асыл кыйммәтләрне, традицияләрне җиткерәләр. Һәм безнең шундый искиткеч гаиләләребез булганда, беркем дә илебезне җимерә алмаячак. Сез — Ватаныбызның милли байлыгы", - дип сәламләде финалчыларны Башкортстан мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина.

Традиция буенча конкурс зона һәм республика этапларында узды. Жюри карарны гаиләләр тәкъдим иткән видеопрезентацияләр нигезендә кабул итте. Катнашучылар үзләренең гаилә традицияләрен һәм бәйрәмнәрен, һөнәрләрен һәм хоббиларын күрсәтте. Шулай ук роликларда гаилә кыйммәтләрен, күпбалалы һәм сәламәт гаиләнең өстенлекләрен пропагандалау чагылдырылган иде.

Жюри эше нәтиҗәләре буенча «Үрнәкле башкорт гаиләсе-2023» конкурсының Гран-при иясе булып Стәрлебаш районыннан Тойгыновлар гаиләсе танылды.

Тагын да өч номинациядә өчәр гаилә билгеләнде.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм 30, 50, 70 һәм 100 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

Сибайдан Гаетбаевлар - «Сәләтле гаилә» номинациясендә, Татарстан Республикасы Түбән Камадан Кирәевлар - «Рухлы гаилә» номинациясендә, Стәрлетамактан Мансуровлар «Мираслы гаилә» номинациясендә һәм Иглин районыннан Нурыевлар «Күпбалалы гаилә» номинациясендә җиңүчеләр дипломнары һәм 10 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнде.

«Үрнәкле башкорт гаиләсе-2023» конкурсы башкорт халкының мәдәниятен, туган телен, гореф-гадәтләрен саклаучы һәм үстерүче үрнәк гаиләне ачыклау һәм гаилә институтын хәзерге җәмгыятебездә ныгыту максатыннан үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, конкурсны оештыручылар - республика Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы), Халыклар дуслыгы йорты.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: