+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
20 март 2023, 15:58

Пугачева белән Киркоров ни өчен аерылышканнар?

Озак еллардан соң "эстрада короле" моның сәбәбен әйткән. Чыннан да, гаҗәпләнерлек шул...

Пугачева белән Киркоров ни өчен аерылышканнар?
Пугачева белән Киркоров ни өчен аерылышканнар?

Русиянең халык артисты Филипп Киркоров ни өчен Алла Пугачева белән аерылышканлыгы турында әйткән. Күпләр 11 ел бергә яшәгән бу парның аерылышуына Максим Галкин гаепле, дип уйлый иде. "Маска-шоу" вакытында Киркоров көтмәгәндә бу фикерне кире каккан. Ул анда Алла Борисовнага хыянәт итүен әйткән.

- Шуңа күрә дә мин ялгыз, шуңа күрә дә мин башкача өйләнмәдем. Мин һәрвакыт "сулга" йөрдем, - дигән ул.

Чыннан да, Алла Пугачева белән аерылышканнан соң Филипп Киркоров башкача өйләнмәде. Һәм элекке хатынын ул еш кына тормышындагы иң кадерле гүзәл зат булуын билгели.

Әлеге хәбәрне укыгач, безгә бу яңалык ни өчен кирәк икән, дип уйлаучылар да булыр. Ләкин төрле уйлар башка керә бит. Алла Пугачева кебек хатыннарга да хыянәт иткәч, бу ирләргә тагын кем кирәк икән соң? Аптраганский...

Фото: tvcenter.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: