+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
15 апрель 2023, 15:41

«Туйдан соң Алия гастрольләргә йөрмәячәк.

Ришат Төхвәтуллинга кияүгә чыккач, Алия Карачурина гастроль эшчәнлеген туктачак. Бу хакта сторисларында Ришат Төхвәтуллин хәбәр итте.

«Туйдан соң Алия гастрольләргә йөрмәячәк.
«Туйдан соң Алия гастрольләргә йөрмәячәк.

Виртуаль дуслары җырчыга: «Туйдан соң Алия гастрольләргә йөриячәкме?» – дип сорау биргән иде.
«Кызганычка, юк», – дип язды ул. Әлеге сүзләргә карата реакция зур булган, күрәсең, соңрак җавабына өстәмә рәвештә дә аңлатма бирде.

«Дуслар, икенче елга Алия концертларда булмыймы, дип борчылучылар күп булды. Икебез дә гастрольдә йөреп, буш йортларга кайту әллә ничек. Өйдә көткән кешең булса яхшырак. Сәхнә яки гаилә инде. Беребез өйдә торырга тиеш», – диде Ришат.

«Интертат» хәбәрчесе бу уңайдан Алиянең фикерен белешкән.

«Монда тулысынча иҗат эшчәнлеген туктату турында сүз бармый. Чыннан да, Ришат әйтмешли, хатын-кыз ул өйдә көтеп торырга тиеш. Аллаһ насыйп итсә, бәбиләребез булыр. Аларны тәрбияләргә кирәк булачак. Иҗатны аны гастрольләргә йөрмичә, студиядә җырлар яздырып та үстереп була.

Үземне моңа психологик яктан әзерли башладым. Кыен булыр дип уйламыйм, чөнки мин бу гастроль тормышыннан үзем дә бераз арыдым. Ришатның төркемендә 8 ел эшлим бит инде. Шуңа күрә Ришат миңа җырламаска, өйдә торырга куша, дип аңламагыз. Бу – минем үземнең дә теләгем», – дигән Алия.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/risat-toxvatullin-tuidan-son-aliya-gastrollarga-iormayacak-ul-gailane-sailady-5858695

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: