+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
23 Май 2023, 17:21

Яхшы әтиләрдән үрнәк алыйк!

Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы "Җәмәгать тормышы үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Әти батырлыгы» җәмәгать бүләгенә чираттагы республика конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә.

 Конкурсның максаты - Башкортстан аталарының хезмәтләрен әхлакый яктан хуплау һәм җәмәгатьчелек тарафыннан тану. Катнашуга 5 елдан да ким булмаган вакыт дәвамында Башкортстанда даими яшәүче, Русия гражданнары булган һәм туганнарын яки уллыкка алынган (яки опека һәм попечительлек астында булган) балаларны тәрбияләүче ир-атлар чакырыла.

Конкурста катнашучылардан конкурс турында нигезләмәдә күрсәтелгән документлар пакетын әзерләү һәм аны Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасының электрон почтасына җибәрү таләп ителә: oprb2011@mail.ru

Бүләкләү турында гаризаны әтиләр генә түгел, ә аларның балалары яки хезмәттәшләре, шулай ук җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар да тәкъдим итә ала. Үтенечнең җирле иҗтимагый палата/совет яки республика хакимият органнары каршындагы Иҗтимагый совет җитәкчесе имзасы белән бирелүе мөһим. Конкурста катнашучының яки аның балаларының хөкем ителүе, кирәкле документлар җитмәве конкурста катнашу өчен гаризаны кабул итүдән баш тарту өчен нигез булып тора.

Барлык гаризаларны Конкурс комиссиясе караячак, ул бүләкләү материалларын карау нәтиҗәләре буенча быелның 1 августына кадәр, ахыргы карар кабул ителгәнче, Башкортстан Иҗтимагый палатасы Советына кандидатлар кертә. Конкурс комиссиясе составына 12 кеше керә - Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзалары, республика Аталар һәм Хатын-кызлар советлары җитәкчелеге, «Торатау» Конгресс-холы, Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил. Бүләкләү тантанасы 4 октябрьдә «Торатау» Конгресс-холында Русиядә Әтиләр көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә узачак.

Өстәмә мәгълүматны 280-82-36 телефоны буенча эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (БР Иҗтимагый палатасы Аппаратының оештыру белән тәэмин итү бүлеге) белергә мөмки

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: