+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
20 июнь , 12:37

"Гаиләм, дип яши идем..."

"Чарасызлыктан елыйсым килә..."

"Гаиләм, дип яши идем..."
"Гаиләм, дип яши идем..."

"30 ел бергә яшәгәннән соң аерылышырбыз, дип уйламаган идем. Чынлыкта без бергә бераз күбрәк яшәдек - 32 ел. Икебез дә 19 яшьтә өйләнештек. Барысын бергә үттек. Мин авыр минутларда һәрвакыт тормыш иптәшемә таяна алуымны белә идем. Үзем дә гаилә дип яшәдем. Бер ай элек ул миңа аерылышырга теләвен әйтте. Минем дөньям җимерелде. Ни өчен ул шундый мөһим карар кабул иткәнен озак аңлый алмадым. Берничә көннән соң гына белдем. Ул берничә ай инде үзеннән бераз яшьрәк хатын белән очраша икән. Соңрак ачыкланганча, аңа 29 яшь. Аның ике кечкенә баласы бар. Минем белән аралашырга теләми.
Тәүге берничә атна эчендә мин иремне кире кайтару юлларын эзләдем. Хәзер мин бары тик моның тизрәк тәмамлануын гына телим. Балаларга әле аерылышуыбыз турында әйтмәдек. Моны аларга ничек әйтергә белмим. Балаларым инде олылар. Барысының да диярлек үз балалары бар. Кемгәдер кызык булыр, ә минем елыйсым килә. Аерылышканнан соң, мин йортны сатарга һәм башка җиргә күчеп китеп, кечкенә фатир алырга телим. Элекке ирем белән бүтән очрашырга туры килмәс дип ышанам. Аны күрергә теләмим".

Кызганычка каршы, мондый хәлләр бик еш була. Өлкәнәеп барганда ирләрне гаиләне җимерергә нәрсә мәҗбүр итә икән?..

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: