Быел аларның гаиләсе ишәячәк. Алар хатыны Индира белән өченче балаларын көтә. Сабыйның сау-сәламәт тууын телибез.
Ел ахырында Рөстәм "Теләкләр чыршысы"нда да катнашты. Ул Чакмагыш районының Рапат авылыннан Яңа елга планшетлы булырга теләгән кызның теләген канәгатьләндерде.
Ә гаилә белән кызыксына башлагач, ул ананың ялгызы биш бала үстерүен белеп кала. Аларның телевизоры да юк икән, Рөстәм гаиләгә зур матур телевизор алып биргән.
Әфарин, Рөстәм!
фото: блогерның шәхси аккаунтыннан