+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
8 Января 2025, 05:21

"Йөрәгем башканы пар итмәс!"

Мурат Гайсин серен ачты.

"Йөрәгем башканы пар итмәс!""Йөрәгем башканы пар итмәс!"
"Йөрәгем башканы пар итмәс!"

Күпләрнең яраткан җырчысы, бик күп җыр бәйгеләрендә җиңү яулаган Мурат Гайсин узган җәйдә әтисенең туган ягы - Кушнаренко районының Ислан авылында булып, аннан ерак түгел аланда "Саумысыз, авылдашлар!" бәйрәмен оештыруда катнашкан иде. Янында гаҗәеп талантлы чибәркәй Сөмбел Яркәева да булды. Баксаң, ул 7 телдә җырлаучы сәләт иясе икән. Якташлар яшьләрне бик яратып калды, "кавышсалар, әйбәт булыр иде", диеште.

Уртак теләк тормышка ашкан, алар күптән бергә икән!

«Әйе, яшердек. Бүген әйтәбез. Без күптән бергә. Йөрәгем башканы пар итмәс», – дип язган Мурат социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Мурат белән Сөмбелгә гомерлек мәхәббәт телибез һәм туган якта көтеп калабыз!

Фото: Мурат Гайсинның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас