

"Мин деменция белән авыру әниемне картлар йортына тапшырдым. Ни өчен дисезме? Чөнки минем балачагымда ул эчте. Ул миңа кул күтәрде, кимсетте, кычкырды, төн уртасында өйдән куып чыгарырга да мөмкин иде. Мин җылы сүзнең нәрсә икәнен беләдем, яратылып үсмәдем.
Мәктәпкә күгәргән тән белән бара идем дә, "егылдым" дип иптәшләремне алдый идем. Өйдә беркайчан да бәйрәм булмады. Бер генә туган көнемне дә елмаеп искә алмыйм. Иң яхшы очракта аны сизми калалар иде. Иң начарында чираттагы җәнҗал һәм эчү булды. Шуннан бирле күп еллар үтте. Минем хәзер үз гаиләм, ике балам бар. Мин башка әни булырга тырышам. Мин яхшы әни булырга өйрәнәм. Һәм менә күптән түгел миңа шалтыратып, әнинең деменция белән авруын әйттеләр. Һәм шул вакытта мин үземнең аны аларыга теләмәвемне аңладым. Куркуда яши торган бала буласым килми. Хәзер инде берни аңламаса да, мине кимсетүләрен тагын ишетәсем килми.
Табибларны тыңладым да, документларны җыеп, әнине картлар йортына тапшырдым. Әйе, бу катгый яңгырый, Ләкин мин аның белән 18 ел җәһәннәмдә яшәдем, һәм хәзер мин, бурычымны үтәүгә караганда, үземне, үз тынычлыгымны һәм гаиләмне сайлыйм. Мин гаепне тоям, аның каравы гомеремдә беренче тапкыр ирекле буласым килә..."
Хат авторы дөрес эшләгәнме? Ничек уйлыйсыз?
Фото: bashinform.ru