Малаяз авылында яшәүче 47 яшьлек Ирина Самарина озак еллар хокук саклау органнарында эшләгәндә дүрт балага гомер бирә. Ә 43 яшендә язмыштан «бүләк» ала — тагын бер ул.
Самариннар гаиләсе тарихы туксанынчы еллар ахырында башлана. 1997 елда Ирина Салават районының полиция (ул вакытта әле милиция) бүлегенә сәркатип булып урнаша. Шунда ук аның булачак ире Олег — җинаятьчеләрне эзләү оперативнигы булып эшли. яшьләр тиз арада өйләнешә, ә инде тугыз айдан соң беренче балалары Игорь туа.
Бүген Игорь - Малаяз мәктәбендә физкультура укытучысы. Ике елдан соң туган энесе Евгений да педагогиканы сайлый - Малаяз Башкорт гимназиясендә тарих укыта. 10 елдан соң Самариннар гаиләсендә күптән көтелгән кызлары - Милена, ә аннары уллары Кирилл һәм Максим туа.
Бу гаиләдә өлкән һәм кече балалар арасындагы аерма гаҗәпләндерә: беренче һәм бишенче бала арасы - 23 ел.
- Күпләр минем биш балам барлыгына гаҗәпләнә. Өлкәннәре инде үскәннәр, үз гаиләләрен кордылар, оныкларым үсеп килә. Ә кечесе 2021 елда туды. Ул чакта олы улым: "Күз алдыңа китерәсеңме, әни, мин сине дүртенче тапкыр бала тудыру йортына озатам!» - дип калды, - дип сөйли күпбалалы әни.
Самариннар гаиләсенә без дә уңышлар телик, дуслар.
Фото: bashinform.ru