

Хәтердә - студент ялы... Сабакташлар белән таң каршыладык та, ындыр артыннан гына төшеп, ишетмиләр дигән булып, әнкәй җәйгән йомшак түшәккә чумдым.
Бераздан: "Әтәң кайтуга ашың әзер буллсын",- дигән сүзләр колакка чалынды. Чалынды да, эленеп калды...
Әткәй әнкәйдән иртәрәк кайта. Төп-төгәл бер сәгатькә!
Капка ачылды. Кашканың авылда бер генә булган зәңгәр дугасы күренде. Ә мин түшәктән тормаган да әле!
Әткәйнең бер гадәте бар иде - ул төшке ашка кайтканда печәнгә чапкан үләнен бушатып, атын тугарып куя. Шул коткарды да инде!
Кәстрүлгә су, ике бәрәңге, бакчадан бер уч суган, өч йомырка, авыл каймагы - әтәң кайтуга ашың әзер булсын!
"И, кызым, ашың бигрәк тәмле, инәңне дә өйрәт әле шулай пешерергә", - диде әткәй. Өйрәтерсең аны...
Йоклап калуларның татлы мизгелләре...
Фото: шәхси архивтан.