+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
24 Июня , 14:44

"Сеңлем, ни өчен?.."

Минем өчен бар дөнья җимерелде. Яшисем дә килми хәтта!

"Сеңлем, ни өчен?..""Сеңлем, ни өчен?.."
"Сеңлем, ни өчен?.."

Тешем нык сызлаганга, эштән иртәрәк кайттым һәм иремне бертуган сеңлем белән түшәктә тоттым. Җир убылгандай булды... Ирем себердә эшли, хәзер ялда. Сеңлем училищеда укый, бездә яши. Тулай торакта ятмасын, дип, үземә алып кайткан идем.

Беренче мәртәбә булды дип икәүләшеп ант бирсәләр дә, ышанмыйм. Хәзер хәтеремә төшә башлады. Сеңлем мунчада чакта ирем ишегалдына чыгып китә дә, озак йөреп керә. Кунаклардан соң мин элек ятып йокласам да, алар икәүләп озак кына кухняда утыра. Җәен икесен генә бик еш минлеккә дә, шомырт җыярга да җибәрдем. Ничек яшәргә хәзер?! Әти белән әнигә бу оятсызлык турында әйтә алмыйм. Йөрәкләре күтәрмәс. Ә сеңлемне куып чыгарсам - ничек аңлатырмын?

Апалар, зинһар, киңәш бирегез. Миңа – 21, сеңлемә 19 яшь. Ирем миннән олы. Аңа 30 яшь тулды. Балабыз юк әле. Әллә аерылып чыгып китәргәме икән?

Анонимно.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас