+23 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
22 Сентября , 12:27

"Карынымдагы балам каршыма килде..."

Мин аны үз күзләрем белән күрдем!

"Карынымдагы балам каршыма килде...""Карынымдагы балам каршыма килде..."
"Карынымдагы балам каршыма килде..."

Соңлап кына, хатын-кыз организмы үзгәреп корыла торган бер чорда авырга калдым мин. Моңа кадәр бер тапкыр да йөккә узганым булмаса да, 41 яшьтә йөрәк астына бер кош оялады. Ул үзенең барлыгын 16 атнага кадәр белдермәде! Җан керер көнне генә очраклы рәвештә барып эләккән УЗИ компьютеры мониторында башын кагып исәнләште күз нурым...

Табиблар да, үзем дә нинди халәттә калганымны хатын-кызлар чамалыйдыр. Шул көннән башлап мин көн-төн Аллаһтан сәламәт бала тууын сорап ялвардым да ялвардым, Аны арытып та бетердем ахрысы.

Шулай бер иртәдә өйдә ялгызым идем, телевизор-радиоларны сүндердем дә, тагын Аллаһка ялбара башладым. Шунда ачык бүлмә ишегеннән биш яшьләр тирәсендә бер кыз бала килеп керде дә, мин утырган диванга башын салды. Һәм миңа шул кадәр назлы итеп, яратып карап торды да, чыгып китте. Мин аны үз күзләрем белән күрдем! Аллаһым: «Тынычлан инде, колым, менә синең балаң, ул сау-сәламәт туачак!» — дигәндер дип уйлыйм.

Биш яшьләр тирәсендә кызым нәкъ шул бүлмәгә килеп кергән сабый иде. Шул вакытта ул миңа болай соң килүен үзе аңлатты. «Мин моңа кадәр күктә яшәдем. Анда картәтәй дә бар иде. Ул миңа җирдә сине күрсәтте, син урамнан китеп бара идең», — ди. «Нишләп соң шунда ук сикереп төшмәдең инде яныма?» — димен. Ул: «Картәтәй: «Әле вакыты җитмәгән», — диде шул. Анда минем кызым калды, ул да вакыты җиткәч кенә төшәчәк», — ди.

Аллаһның кодрәте чиксез, ә хатын-кыз аның яраткан колыдыр. Шулай булмаса, җирдә иң зур могъҗиза — җан яралауны Ул аңа ышанып тапшырмас иде.

Автор фотосы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас