Благовар районы авылларында мәчетләр 90нчы елларда тергезелә башлады. Алар арасында Былышлы төбәгендә сафка басканы беренчеләрдән булды.
Киров исемендәге колхозның бу чордагы рәисе Хәернас Гайнуллин башлангычы һәм халык тырышлыгы белән 1996 елда күтәрелде ул. Иманлы җитәкченең вакытсыз вафатыннан соң, дин юлындагы хезмәтләренә хөрмәт йөзеннән, мәчеткә “Хәернас” исеме бирелде.
Былышлы тарафларында Октябрь инкыйлабына кадәр өч мәхәллә исәпләнгән, өч мәчет эшләп килгән. Бу яктан караганда, хәзер элекке заманнарга юнәлеш алынды кебек. Былышлы авыл биләмәсенең Сарайлы авылында шушы көннәрдә икенче мәчет сафка басты. Истәлекле вакыйга тантаналы шартларда билгеләнде. Тоташ авыл бәйрәме төсен алган иманлы чарада Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов, Благовар төбәге имам-мөхтәсибе Халит хәзрәт Юнысов, районның авыл мәчетләре имам-хатыйблары, дин әһелләре һәм авылдашлар, Уфадан кайткан дәрәҗәле башка кунаклар, күрше авыллар вәкилләре катнашты.
Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дини чарага җыелучыларны авыл тормышындагы истәлекле вакыйга уңаеннан ихлас тәбрикләп, иң изге һәм ихлас теләкләрен җиткерде. Тирән эчтәлекле вәгазендә Ислам кыйммәтләренең халык күңеленә ныграк үтеп керүен, иман нурының тормышыбызда чиксез әһәмиятен билгеләде. Олы ихтирам билгесе сыйфатында Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Сарайлы авылы мәчетенә Диния нәзарәтенең истәлекле бүләкләрен, шул исәптән, мөселманнар әләмен тапшырды. Игътибардан мәчет төзелешенә зур көч һәм тырышлык салган мөэмин-мөселманнар, матди ярдәм күрсәтүчеләр дә читтә калмады.
Андыйлар арасында Сарайлы мәчетенең имам-хатыйбы Гыйлемхәт хәзрәт Хисаметдинов та бар иде. Төбәкнең дини-җәмгыяви тормышындагы хезмәтләре өчен ул Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтенең “Әл-Игътисам” медале белән бүләкләнде.
Әйтергә кирәк, Сарайлы хәзрәте моңа тулысынча лаек, авыл халкы да шул фикердә һәм моны ихлас хуплый. Байтак кына Уфада гомер кичерсә дә, Гыйлемхәт ага туган төбәге хәстәрлекләре белән яши, авылдашларының уй-теләкләрен күңеленә якын кабул итә. Авылга кайтып, яңа тормыш кору белән дини хәстәрлекләргә чума, мәчет төзү мәшәкатьләренә алына. Аңа урын авылның нәкъ уртасында сайлана, биредәге аерым биналарны күчерергә туры килсә дә, хәзер исә иң күркәм төбәк буларак кабул ителә ул. Төзелештә заманча материаллар кулланылуы да ямьләгән мәчетне. Гыйлемхәт хәзрәт әйтүенчә, дини объектны күтәрүдә һәм бизәү эшләрендә халыктан һәм иганәчеләрдән җыелган хәйрия акчасы тотыныла. Авылдашлардан төзелеш эшләрендә катнашып, лаеклы өлешләрен кертүчеләр дә байтак. Бер сүз белән әйткәндә, төбәк халкы ихтыяры һәм хәләл көче белән салынган мәчет ул.
Шуңа бәйле, Аллаһ йорты йөкләтелгән бурычларын иманлы гамәлләр белән тормышка ашырыр, дип көтелә. Атап әйткәндә, мәчет мәдрәсә сыйфатында да файдаланылачак, биредә Ислам нигезләрен өйрәнү буенча сабак бирү каралган, шулай ук дини йолаларны үтәү буенча күләмле чаралар җәелдерү күздә тотыла.
Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Благовар районы.