Хәдистә болай диелә: “Ут, Раббыга зарланып: “Аллаһым, мин үземне ашыйм!” - ди. Ул чагында аңа ике тапкыр сулыш чыгарырга рөхсәт ителә: берсе - кышын, икенчесе җәй көне. Бу сез тойган иң көчле эсселек һәм иң көчле салкыннар (зәмһәрир)”.
Кайвакыт кыш көне нык салкын була! Ләкин бу салкын тәмугъ суыгы белән чагыштырганда берни түгел. Андагы салкыннан котыла алмыйсың һәм бу дөньядагы кебек яшеренергә мөмкин булган сыену урыны юк.
Риваятьтә җәһәннәмдә яшәүчеләр эсседән коткаруны сораячаклар, һәм Аллаһы Тәгалә аларга шулкадәр кырыс, сөякләрне сындыра торган салкын җибәрәчәк, шул вакытта тәмугъта яшәүчеләр утны кире кайтарырга сораячаклар, диелә.
Аллаһ Тәгалә безне мәңгелек дөньяда шундый сынаулардан сакласын! Бу кышкы көннәр аның бөтен гүзәллекләре белән безнең өчен гыйбрәт булып торсын. Без бу дөньядан тыш салкынлыкны тоймасак һәм ахирәттә Аллаһ Тәгаләнең рәхим-шәфкатеннән мәхрүм булмасак иде, дип яза Islam-today.ru.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин