+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
27 октябрь 2023, 10:55

Мөселманнарның гайбәтләрен сөйләмәгез...

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әй, телләре белән иман китереп тә, иманнары күңелләренә керә алмаган кешеләр! Мөселманнарның гайбәтләрен сөйләмәгез, аларның кимчелекләрендә казынып, чокчынып тормагыз. Кем мөселманнарның кимчелекләрен тикшереп гомер уздырса, Аллаһы Тәгалә дә аның үз кимчелекләрен тикшерер. Кемнең Аллаһы Тәгалә гаебен тикшерсә, аны мәсхәрә кылыр, үз өендә качып ятса да, моннан котыла алмас!”- дигән.

Мөселманнарның гайбәтләрен сөйләмәгез...
Мөселманнарның гайбәтләрен сөйләмәгез...

“Әлеге хәдистә гайбәт сөйләүчеләрне, мөселманнарның гаепләрен тикшереп шөгыльләнүчеләрне, “телләре белән иман китереп тә, иманнары күңелләренә кермәгән” дип хәбәр бирүдә бик зур куркыту бар. Теле белән иман китереп тә, күңеле белән иман китермәгән кеше монафыйк була. Моннан да зуррак куркыныч нәрсә юк. Һәркем үз хәлен үзе тикшерергә вә шушы хәдис белән үлчәп карарга тиешле” (Риза Фәхретдин. “Җәвамигуль кәлим шәрехе”. 338нче хәдис. 1916).

Йә, Раббым, безне телебез белән иман китереп, күңелебез белән имансыз булудан сакла.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: