+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
27 гыйнвар , 10:19

Мәчеткә чи йомырка эләләр

Тәүбә! Нишлиләр?!

Мәчеткә чи йомырка эләләр
Мәчеткә чи йомырка эләләр

Төркиянең зур җәмигъ мәчет­ләрендә залны яктырту һәм бизәү өчен үзенчәлекле люстралар кулланыла.

Күп кенә мәчетләрдә зур люстраларга тәвә кошы йомыркалары беркетелгән. Моны, үрмәкүчләрне куркытып, пәрәвез барлыкка килмәсен өчен эшлиләр икән.
Йомырканың бу үзлеге үткән замандагы архитекторлар үткәргән тәҗрибәләр белән расланган. Әлеге ысулның сере бик гади: тәвә кошы йомыркасы үрмәкүчләр бик яхшы сизә торган искә ия, ләкин ул ис кеше өчен сизелми диярлек.

Тәвә кошы йомыркаларын Төркиянең һәр мәчетендә диярлек күрергә мөмкин, аларны коридорда яисә гөмбәз астында урнаштыралар.

Мөселманнарда үрмәкүчләргә карата мондый игелекле караш очраклы түгел, алар үрмәкүчләрне үтермәскә тырыша. Чөнки бу бөҗәкләр мәгарәдә мәҗүсиләр эзәрлекләвеннән яшеренгән пәйгамбәрне (саллалаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның дустын коткарган дип санала. Үрмәкүчләр кыска вакыт эчендә мәгарә авызын ябып зур пәрәвез үрә, ә эзәрлекләүчеләр ертылмаган пәрәвезне күреп, монда беркем дә кермәгән, дип уйлап, аларны башка урыннан эзләргә киткән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: