+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
5 август , 09:45

Дини сабак алдылар

Уфаның “Ихлас” мәчетендә сабыйлар өчен чираттагы уку курслары үтте.

Дини сабак алдылар
Дини сабак алдылар


Быел укулар җәйнең матур чорында – 29 июньнән 5 июльгә кадәр үтте, анда 5-8 яшьтәге өч дистәләп сабый җәлеп ителде. Балаларга тәҗрибәле педагог-мөгаллимәләр: Кларәмзия Гарифуллина, Гөлсәвия Вәгыйзова, Тәслимә Вәлиева сабак бирделәр.

Дәресләрдә балалар Ислам гыйлеме буенча төп төшенчәләрне өйрәнде, иң кирәкле сүрәләрне ятлады, пәйгамбәрләребезнең шәхсияте, тормыш-хәяте белән танышты.
Укытучылар, балаларда иман нигезләрен ныгыту белән беррәттән, әдәп, тәүфыйк тәрбиясенә дә зур игътибар бирде. Гамәли күнекмәләр, сорау-җавап рәвешендә җанлы әңгәмәләр кору, уен алымнарын куллану балаларда кызыксыну уятты, гыйлем үзләштерүне җиңеләйтте.
Сабак тәмамлануга хәләл ризыклар белән бергәләп сыйлану да балаларны үзара якынайтты, аларның Ислам юлында бергә булачагына өмет уятты.
Аллаһ ризалыгы өчен, мөселманнарча фидакарьлек белән балаларга сабак биреп, аларда динебезгә мәхәббәтне арттырган олы йөрәкле укытучы-мөгаллимәләргә, җәйге укуны оештырган “Ихлас” мәчете җитәкчелегенә сабыйларның ата-аналары зур канәгатьлектә ихлас рәхмәт белдерде.

Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: