+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
28 февраль 2022, 16:11

«Әфлисунлы фреш-2022» узды

Уфада елның иң кызгылт-сары чарасы - «Әфлисунлы фреш-2022» узды.

vk.com/id136736879
Фото:vk.com/id136736879

"Әфлисунлы фреш" - ул ел саен үткәрелә торган хәйрия акциясе. Аны "Һәрвакыт янәшәдә бул!" төбәк хәйрия оешмасы оештыра. Акциянең төп максаты – сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен сусыл әфлисуннар җыю һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга тапшыру.

Кичә акцияне оештыручылар үзенчәлекле балалар өчен иҗади конкурслар һәм осталык дәресләре, күңелле аниматорлар һәм бүләкләр белән йомгак ясады һәм бәйрәм оештырды. Уфаның 42нче модельле балалар китапханәсе хезмәткәрләре инде алтынчы ел рәттән хәйрия акциясенә кызгылт-сары темага иҗади осталык дәресләренә кушыла. Әлегә кадәр үткәрелгән чараларда китапханәчеләр балалар белән бергә төрле һәм кызыклы эшләнмәләр эшләде. Быелгысында балалар открыткалар ясады. Алар әфлисун төсендәге юлбарыс рәвешендә иде.

Чараның төп максатларының берсе - ул әфлисуннар җыю. Тиздән берничә центнер әфлисун балалар йортлары һәм приютларында тәрбияләнүче балаларга тапшырылачак.

Читайте нас: