-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
28 февраль 2022, 16:40

Мәдәният өлкәсе дәүләт ярдәме ала

Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова республика Хөкүмәте йортында узган оператив киңәшмәдә "Башкортстанның муниципаль мәдәният учреждениеләре белгечләренә дәүләт ярдәме турында» темасына чыгыш ясады.

gubernya63.ru/culture
Фото:gubernya63.ru/culture

Узган елда беренче тапкыр республиканың авыл һәм кече шәһәрләрендә эшләүче яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен бирү буенча «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы тормышка ашырылды. Бу программа ил төбәкләрендә беренчеләрдән булып кабул ителде.

Башкортстан Республикасы бюджетыннан бу максатларга 30 миллион сум акча бүлеп бирелде, ул 60 хезмәткәргә түләнде. Шулай ук, торак шартларын яхшыртуга 500әр мең сум акчаны балалар сәнгать мәктәпләренең 29 укытучысы, мәдәни-ял учреждениеләренең 28 хезмәткәре, 2 китапханәче һәм 1 музей хезмәткәре алган.

Безнең республикада иң яхшы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләрен һәм иң яхшы мәдәният учреждениеләрен бүләкләү буенча федераль программа да эшли. Андый хезмәткәрләр ел саен 50шәр мең сум акча ала, ә 100әр мең сумны мәдәният учреждениеләре ала. Әлеге программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле әлеге субсидияләр 314 хезмәткәргә һәм 403 учреждениегә бирелде һәм соңгылары матди-техник базасын яхшырта алды.

"Традиция буенча, әлеге премияләр Мәдәният хезмәткәре көнендә - 25 мартта тапшырыла, быел да без иң яхшы хезмәткәрләрне һәм мәдәният учреждениеләрен бүләкләргә әзерләнәбез. Шулай ук модельле китапханәләр булдыру өчен уңайлы шартлар тудырыла.
Без муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренең лаеклы хезмәт хакы дәрәҗәсе булсын өчен дә тырышабыз. Бүген муниципаль учреждениеләр белгечләренең уртача хезмәт хакы - 31 3110 сум, ә балалар сәнгать мәктәпләре мөгаллимнәренең хезмәт хакы 38 807 сум тәшкил итә", - диде министр.

Читайте нас: