+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
27 сентябрь 2022, 08:01

"Безнең җырлар көч бирәчәк"

Алия Карачурина концертларны туктатып тору турында фикерен җиткерде. Килешәсезме? Югыйсә кайбер урыс артистлары концерт турларын туктаткан...

"Безнең җырлар көч бирәчәк"
"Безнең җырлар көч бирәчәк"
Җырчы Алия Карачурина илдәге хәл аркасында концертлар кую-куймау турында үз фикерен җиткерде.

"Мондый авыр вакытларда бердәм булырга, яхшыга гына өметләнергә, дога кылырга кирәк. Артистларга, блогерларга негатив сүзләр язарга кирәкми. Без дә шундый ук кешеләр. Без барысын да күрәбез, уйлыйбыз, борчылабыз. Без - артистларны да шундый ук моңсу халәттә күрергә телиләрме икән? Безнең дә максатлар, керем китерә торган эшебез бар. Безгә дә авыр. Ләкин, минемчә, мондый авыр минутларда моңлы җырларыбыз, концертларыбыз аз гына булса да кеше хәлен җиңеләйтәчәк, көч бирәчәк”, - ди Алия Карачурина.

Фото: матбугат.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: