+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
10 октябрь 2022, 13:40

Шатуновның байлыгы кемгә эләгер?

Җырчының хатыны Светлана барлык байлыкны концерт директоры Аркадий Кудряшевка күчергән, диләр.

«Ласковый май» продюсеры Андрей Разин җырчының тол хатыны Светлананың катлаулы хәлгә эләгүе турында хәбәр итә.

Продюсер, җырчының концерт директоры Аркадий Кудряшов Светланага тискәре йогынты ясый, дип белдерә.

"Ул аның тарафыннан тулысынча идарә ителә һәм зомби кебек аны тыңлап кына яши", - дигән ул Русия киңкүләм мәгълүмат чараларына.

Разин сүзләренчә, артистның тол хатынын алдаганнар. Хатын-кыз бөтен байлык белән идарә итүне нәкъ Аркадийга тапшырган һәм хәзер бөтен акча белән ул эш итә.

Кызганыч хәл, дуслар... Бу кешеләргә байлыктан башка бернәрсә дә кирәкми. Юрий Шатуновны искә алганы юк, тик акча кына кызыксындыра...

Фото: "Интересные новости в мире" сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: