+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
27 гыйнвар 2023, 10:16

"Тавышым белән бик зур проблемалар бар иде..."

Гөлназ Асаева кечкенәдән сәхнәдә. Хәер, башка урында күз алдына китереп тә булмый. Әмма аны да "әвәләүче" кеше булган икән.

"Тавышым белән бик зур проблемалар бар иде..."
"Тавышым белән бик зур проблемалар бар иде..."

Бу хакта җырчы социаль челтәрдә дә сөйли.

"Үземнең укытучым, гаҗәеп педагог, искиткеч профессор, вокал сәнгате кафедрасы мөдире Фәрзәнә апа Сәгыйтова турында мин һәрвакыт сөйли килдем һәм сөйлим дә. Нәкъ менә ул – миннән сәхнәдәге бүгенге Гөлназ Асаеваны «әвәләүче» кеше.

Аның төркеменә килеп эләккәндә тавышым белән бик зур проблемалар бар иде. Ул, тавышымның үз табигатен саклап калып, һөнәри җырларга, тавышым белән «мастерски» оста итеп идарә итәргә өйрәтте.

Һичшиксез, бүген шикләнмичә әйтә алам, мин – үз эшемнең остасы, чын һөнәри җырчы, ә теге... үзешчән түгел. Мин – бу өлкәдә һөнәри белем алган, үземне җырчы дип әйтергә тулы хокукым булган кеше. Билгеле, Фәрзәнә Фәтхулла кызы ярдәмендә. Мин аңа гомерем буе чиксез рәхмәтле", - ди ул.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: