Зинира белән Ризат Рамазановларны яраталар, тыңлыйлар. Алар белән кызыксыналар, мәхәббәт тарихларын да беләселәре килә. Шушыларны искә алып, Ризатның биргән интервьюсыннан бер өзек тәкъдим итәбез:
“Зинира белән 4 ел бергә укыдык, ул безнең төркемнең старостасы иде. Гастрольләрдә йөргәч, укуны яратсам да, бик йөреп булмады. Ә Зинира мине, тәртип сакчысы буларак, укытучыларга гел “сата”, әләкли иде. Шуның өчен яратып бетерми идем аны. Дошманнар идек дисәң дә була. Укуны тәмамларга 3 ай кала дуслашып киттек. Урыслар әйтә бит: “От ненависти до любви один шаг”, - дип, чынлап та шулай икән ул. Без шушы адымны икебез дә берьюлы ясадык. Мәхәббәт кабынды.
Әти-әни янына авылга кайттым. Җәй иде. “Башкортстаннан Зинира исемле бер кыз белән танышкан идем, кунакка алып кайтыйм әле”, - дидем. Якыннарым каршы килмәде. Зинираны алып кайттым. Моңа кадәр әле өйгә бер дә кызлар алып кайтканым булмады, әй, әти-әни елмаеп каршы алды инде. Гадәттә без чәйне зур кружкалардан, каты итеп, сөтләп эчәбез. Ә бу юлы, кунак кызы килгәч, әни сервантта тузанланып яткан, алар белән чәй эчеп мәңге туя алмаган йомрыларны чыгарган. Зинира шул бәләкәй кружкалар белән 6 йомры эчкәч, аны үзебезнең кеше икәнне аңладым. "Башкортстанда да, безнең кебек, шулай зур бокаллардан эчәләр икән", - дип уйлап куйган идем, чынлап та шулай булды.
Фото: социаль челтәрләрдән